Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2025, 16:10

И.Метшин: «Казан һәрвакыт яңа дулкында булсын дип хыялланам»

Казан мэры шәһәр үсешендә «Новая волна» фестиваленең роле турында

Казан мэры Илсур Метшин «Новая волна» фестивале нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә фестивальнең шәһәр мөмкинлекләрен үстерүдәге ролен ассызыклады. Матбугат конференциясе «La Costa» ресторанында узды. Анда «Новая волна»га нигез салучы Игорь Крутой, продюсер Игорь Матвиенко, композитор һәм җырчы Игорь Николаев һәм «Новая волна» конкурсында җиңүче Alex Lim (Казахстан) катнашты.

«Мин ышанам, «Новая волна» Казанны бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Казан һәрвакыт яңа дулкында булсын дип хыялланам», — дип белдерде Илсур Метшин.

Мэр «Новая волнан»га билетларның 11 процентын гына Казан халкы сатып алуына игътибар итте, ә калган тыңлаучылар Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләреннән килгән. Аның фикеренчә, бу чараның федераль һәм халыкара статусын ассызыклый һәм кунакларны җәлеп итүгә һәм шәһәрнең эре мәдәни үзәк буларак дәрәҗәчен ныгытуга ярдәм итә.

«Казанның меңъеллыгыннан соң безнең өчен бу чик, моннан да күбрәккә ирешеп булмый дип уйлаган идек. Әмма хыялланырга кирәк», — дип уртаклашты шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә шушы яңа үрләргә даими омтылыш фәлсәфәсе шәһәрне этәрә, аны чакыруларны кабул итәргә һәм хыялый проектларны гамәлгә ашырырга этәрә. Мэр сүзләренчә, максатларны мондый тормышка ашыру үрнәге «Добрая волна» («Игелекле дулкын») булды.

«Юрмаладан соң «Новая волна» фестиваленең хуҗалары була алмагач, без Игорь Крутой белән бергә «Добрая волна» булдырдык. Безгә бөтен илдән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар килде, һәм без баланың таланты берни белән дә чикләнмәгәнлеген күрдек. Һәр яңа бит белән яңа исемнәр ачылды», — диде Илсур Метшин, чын талантның киртәләр белмәвен һәм һәрвакыт үз юлын табуын ассызыклап.

Ул шәһәрнең тырышлыгы балаларның музыка белән тагын да күбрәк мавыгуына һәм үз талантларын үстерүгә юнәлдерелгән, диде.

Исегезгә төшерәбез, 22 августтан 26 августка кадәр Казанда «Новая волна» фестивале уза, аның кысаларында яшь артистлар музыка сәнәгатен алга таба үстерү мөмкинлеге өчен көрәштеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча быел Казахстаннан музыкант Alex Lim җиңүче булды. Барлыгы финалга 13 музыкант чыкты.

21—26 августта тамашачылар өчен конкурсантлардан тыш Россия эстрадасы йолдызлары Стас Михайлов, Алсу, Татьяна Буланова, Люся Чеботина, Ани Лорак, Сергей Лазарев, Григорий Лепс, Клава Кока, Анна Асти, «Иванушки International» төркеме һәм башкалар чыгыш ясый.

«Новая волна» конкурсы 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни алмашуны үстерү, яңа музыкаль әсәрләрне һәм башкаручыларны таныту максатларында үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – «Сириус» федераль территориясендә узды. Конкурсны Татарстан башкаласында уздыру идеясе 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында туды. Конкурсның ТР башкаласына күчерелүе турында Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ халык артисты, композитор, продюсер, жюри рәисе һәм «Новая волна» конкурсының генераль продюсеры Игорь Крутой агымдагы елның апрелендә игълан иттеләр.
Фоторепортаж
«Новая волна» йолдызлары Казан мэры чакыруы буенча Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә булдылар
Видеорепортаж
26.08.2025 16:00
Казанда «Новая волна» фестиваленә багышланган йомгаклау матбугат конференциясе узды
Барлык яңалыклар