Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2020, 13:10

И.Метшин: «Полициянең шәхси составы җәмәгать тәртибен генә түгел, халкыбызның сәламәтлеген дә саклый»

Казанда полиция тәүлекнең төнге вакытында эш режимын үтәмәгән 45 оешманы ачыклады.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Ике атна эчендә Казан полициясе биналарның төнлә эшләвенә бәйле чикләүләрне бозуның 45 очрагын ачыклады. Санитар эпидемиологик нормаларны бозган өчен, пандемия башыннан алып, барлыгы 900-дән артык вазифаи һәм юридик зат, шәхси эшмәкәрләр административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков сөйләде.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Казан полициясенең шәхси составы һәрвакыт куелган бурычларны үти. Һәм бүген коронавирус инфекциясе пандемиясе гадәти гражданнар тормышына да, Казан гарнизонының эшен оештыруга да үз төзәтмәләрен кертте. «Полиция җилкәләрендә тагын да зуррак йөкләнеш төште, алар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре буенча эшли. Полициянең шәхси составы җәмәгать тәртибен генә түгел, халыкның сәламәтлеген дә саклый», - диде Мэр.

Валерий Саматошенков искә төшергәнчә, Казан полиция гарнизоны пандемиянең беренче көннәреннән үзенең көндәлек эшчәнлеген оператив рәвештә үзгәртеп корган. «Мобиль төркемнәр Казан урамнарында хезмәт итә, сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек режимын үтәү тикшерелә», - дип сөйләде Валерий Саматошенков һәм чаралар профилактик характерда, һәм беренче чиратта, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән, дип өстәде. «Һәр дүртенче хокук бозучыга карата кисәтү буларак административ йогынты ясау чарасы кулланыла», - дип билгеләп үтте Валерий Саматошенков.

Бүгенге көндә шәһәр полициясе тарафыннан шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның төнлә биналарының эш сәгатьләрен чикләү турындагы ТР Министрлар Кабинеты карарына бастырылган кагыйдәләрнең үтәвен тикшерү оештырылды. Ике атна эчендә тәүлекнең төнлә эшләү режимын үтәмәгән 45 оешма ачыкланган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.11.2020
Видеорепортаж
16.11.2020 12:10
Казанда быел кылынган барлык үтерү җинаятьләре һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү фактлары ачылган
Барлык яңалыклар