Казан Мэры Татарстан башкаласында яшәүчеләрне изге Корбан бәйрәме белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан бәйрәме белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихлас йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Шәфкатьлелек, игелеклелек һәм үзара ярдәмләшеп яшәүнең бөек идеалларын чагылдыручы әлеге бәйрәм һәр мөселман кешесе тормышында зур урын биләп тора. Корбан бәйрәме кешелеклелеккә, уй-гамәлләрнең пакьлегенә омтылыш уята, гомумкешелек кыйммәтләрен сакларга һәм якыннарыбызга карата кайгыртучанлык күрсәтергә өнди.
Иң җылы һәм якты хисләр ташып торган әлеге көндә бөтен дөнья мөселманнары изге догалар укыр, бәйрәм сөенечен туганнары һәм якыннары белән уртаклашыр өчен гаиләләре белән җыелалар.
Корбан гаете Казаныбыз халкын тагын да берләштерер һәм күпмилләтле шәһәребездә дуслык җепләренең тагын да ныгуына китерер дип чын күңелдән ышанам.
Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Бәйрәм көннәре җан тынычлыгы алып килсен, күңелебезгә иман нуры һәм якты өметләр өстәсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!” – диелә котлауда.