Мэр ай эчендә шәһәрарты лагерьларын реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанның шәһәрарты лагерьлары, республиканың башка районнарыныкы белән чагыштырганда, төзекләндерүдә ныграк мохтаҗ. Хәлне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән шәһәрарты лагерьларын комплекслы төзекләндерү программасы үзгәртергә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә лагерьларының торышын җентекләп тикшерергә һәм бер ай эчендә аларны реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Комплекслы якын килү–һәр лагерьга 50 млн сум
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең нәтиҗәләре һәм лагерьларны реконструкцияләү турында Балалар һшм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Айрат Фәизов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, Казанның лагерьлары һәм шифаханәләрендә быел 30 меңгә якын бала ял иткән, аларның 15 меңе - шәһәр арты лагерьларында.
Быел лагерьларда төзекләндерү эшләренә 30 млн сум бүленгән (2017 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык). Бу Гагарин ис. лагерьның бер корпусын һәм "Заречье" лагеренда 80 кешелек ике җәйге йортны эксплуатациягә кертергә мөмкинлек бирде.
Балалар лагерьларын яңарту эшендә иң зур яңалык булып республика Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада кабул иткән комплекслы программа торачак. А.Фәизов искәрткәнчә, ел саен гамәлдәге программа ярдәмендә учреждениеләрнең материаль-техник нигезе ныгытыла. Шулай да бу формат лагерьларны комплекслы төзекләндерергә мөикинлек бирми. "Лагерьларны капиталь төзекләндерү программасы бар иде, ләкин аның буенча республиканың барлык лагерьларына 20 млн сум бүлеп бирелә иде, бу 200 ял итү урыны", - диде А.Фәизов. Бүген Президент карары буенча, комплекслы программа формалаша, ул һәр лагерьга 50 млн сум бүлеп бирергә ярдәм итәчәк. "Без лагерьларны төзекләндерә алабыз. Бүгенге көндә моның өстендә эшлибез, смета әзерлибез. Һәр елны 3-4 лагерь төзекләндерергә һәм 3 ел эчендә 12 муниципаль лагерьны тәртипкә китерергә планлаштырабыз", - диде А.Фәизов.
Бүгенге көндә Казанның шәһәр арты лагерьлары, республиканың башка районнары белән чагыштырганда, төзекләндерүдә ныграк мохтаҗ. "Аз-азлап, хәлебездән килгәнчә, инфрастуктураны сакларга тырыштык. Иң начар хәл республика буенча Казанда. ТР Президенты кабул иткән программа хәлне үзгәртергә тиеш", - И.Метшин һәм лагерьларының торышын җентекләп тикшерергә һәм бер ай эчендә аларны реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
"Хәзердән үк эшләргә, проект-смета документларын әзерләргә кирәк. Әлеге үзгәрешләрнең алдында барырга тиешбез. Шәһәр артында яшәү урыннарын гамәлгә ашыруның иң алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнергә кирәк", - диде И.Метшин.
Ташланган лагерьларны торгызырга дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге ярдәм итәчәк
Гамәлдәге балалар лагерьларларын комплекслы реконструкцияләү республика программасы белән бергә ташланган лагерьларны торгызырга дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге ярдәм итәчәк, дип саны Мэр. Казан читендә 90-нчы еллардаг калган дүрт лагерь бар, шуның кадәр үк лагерь 80-нче еллардан калган. Аларны реконструкцияләргә чаралар җитми, чөнки программа буенча акча эшли торган лагерьларга гына бүленә.
“Ташланган лагерьларны торгызырга һәм гамәлдәгеләрен яңартырга дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге ярдәм итәчәк, дип саный шәһәр башлыгы. – Эшмәкәрләр катнашы ярдәмендә әлеге ял итү урыннарын ел әйләнзсендә эшли торган итеп ясарга мөмкин”. И.Метшин билгеләп үткәнчә, балалар ял иткәч, учреждениеләр ял көннәрендә башка кунакларны кабул итә алыр иде. “Практика күрсәткәнчә, бу бик керемле бизнес. Моның өчен Мари Элга да, Нократ буена да барырга түгел, барысы да үзебездә!”, диде Мэр.
Азакта шәһәр башлыгы эшмәкәрләргә дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге турында мәгълүмат бирергә кушты.