Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2019, 13:03

И.Метшин: «Балалар сәламәтлеген иң мөһиме итеп кую белән, без аларга ничек дөрес тукланырга кирәклеген аңлатырга тиеш»

Казан укучыларының ата-аналарын мәктәп пикникларына чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). 21-нче сентябрьдән 19-нчы октябрьгә кадәр Казанның 10 эре мәктәбендә пикниклар узачак - укучыларның ата-аналары балаларының нинди шартларда туклануын, яңартылган мәктәп менюындагы ризыкларын татып карап, алар турында үз фикерләрен әйтәчәк. Бу хакта бүген традицион аппарат киңәшмәсендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшина сөйләде.

Казанда мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау тәмамланды. Интерьерлар белән бергә меню да яңартылды. Р.Мөхәмәдшина ассызыклап үткәнчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча анда ярымфабрикатларның ассортименты һәм саны кыскартылды, ә балалар һәм аларның әти-әниләре теләкләре буенча менюга укучылар тарафыннан дегустация нәтиҗәләре буенча сайлап алынган ашлар гына кертелде. «Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар мөрәҗәгатьләре буенча бәясе шактый түбәнрәк - 45 сум булган кайнар аш кертелде. Шулай да тулы кыйммәтле баланслы төшке ашны сайларга киңәш итәбез», – дип ассызыклады спикер.

Барлык яңалыклар белән Казан мәктәпләре укучыларының ата-аналары мәктәп пикникларында таныша алачак. «Без мәктәп территорияләрендә, һәм, нигездә, мәктәп ашханәләрендә, берничә зона урнаштырырга тәкъдим итәбез. Белем бирү өлеше кысаларында менюдагы яңалыклар белән танышырга мөмкин булачак. Актлар залында, ә яхшы һава торышы булганда - мәктәп яны территориясендә лекторий оештырылачак һәм сәламәт баланслы туклану турында табиб-диетолог консультациясе үткәреләчәк. Ашханәдә яшелчәләрдән катлаулы булмаган ризыклар әзерләү буенча кулинария мастер-классы узачак. Әлеге мәйданчыкта департамент пешекчеләре эшләячәк, алар һөнәри осталык буенча 45- нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар өчен ризык әзерләгән»,-дип сөйләде Рима Мөхәмәдшина.

Укучылар өчен яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм башка продуктларның файдалы үзлекләрен белү буенча викторина уздырылачак, концерт программасы әзерләнәчәк. Моннан тыш, рәсем ясауның ачык студиясе эшләячәк, сәүдә зонасы оештырылачак, анда департамент продукциясен сатып алырга мөмкин булачак һәм яшелчә декорацияләре һәм пешекчеләр атрибутикасы белән фотозона эшләячәк.

«Мәктәпләр бу традицияне кабул итәр һәм ел дәвамында һәр мәктәптә шундый формаль булмаган белем бирү мәйданчыгы ачылыр дип ышанабыз», - дип ассызыклады спикер.

Хәер, дөрес туклану мәсьәләсенә мәктәп пикникларында гына игътибар бирелмәячәк. Шулай итеп, башлангыч сыйныф укучылары өчен дөрес туклану принциплары турында буклетлар, сыйныф сәгатьләрендә фикер алышу өчен презентация материаллары эшләнде. «Без ремонт ясалган ашханәләрдә урнаштырылган белем бирү постерлары сериясен эшләдек. Алар төрле продуктларның файдалы үзлекләре, чүп-чарны сортларга аеру һәм азык-төлеккә сакчыл караш турында сөйлиләр», - дип өстәде Р.Мөхәмәдшина.

«Без балаларның бәхетле һәм сәламәт үсүен телибез. Моны тәэмин итү - безнең бурычыбыз. Балаларның сәламәтлеге режим, спорт дәресләре һәм дөрес туклану кебек өлешләрдән тора. Балалар сәламәтлеген төп мәсьәлә буларак кую белән, без белем бирү эшен дә алып барырга, ничек дөрес тукланырга кирәклеген аңлатырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм моңа сыйныф сәгатьләрендә һәм ата-аналар җыелышларында вакыт бүлеп бирергә тәкъдим итте.

«Мәктәптә туклануны оештыру эшен без даими контрольдә тотачакбыз, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул моңа ата-аналар контроле журналы да юнәлтелүен искәртте, анда ата-аналар мәктәп туклануы турында фикер калдыра алалар. «Журнал - ул мәктәп директоры һәм ата-аналар комитеты игътибарында булырга тиешле эш коралы», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.09.2019
Видеорепортаж
09.09.2019 11:42
Казан мәктәпләрендә 36 яңартылган һәм 2 яңа ашханә ачылды
Барлык яңалыклар