Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2022, 13:00

И.Метшин: «Казанькомпрессормаш» импортны алмаштыруны гамәлгә ашыруда уңышлы үрнәк булып тора»

Казан Мэры предприятие җитәкчелеге белән модернизация һәм эш урыннарын арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель, Виталий Валябич). Бүген кризиска каршы штаб эше кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин «Казанькомпрессормаш» акционерлык җәмгыятендә булды, анда предприятиенең икътисади санкцияләр вакытында продукция әзерләүне дәвам итүе белән танышты. Завод җитәкчелеге белән очрашуның төп темалары эшчәнлекнең тотрыклылыгы, модернизацияләү, импортны алыштыру һәм эш урыннарын арттыру (бүген көндә предприятиедә 1700 дән артык кеше эшли) мәсьәләләре булды.

Шәһәр башлыгын «Казанькомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев озата йөрде. Ул И.Метшинга завод территориясен күрсәтте, шулай ук җыю цехы эше белән таныштырды. Илнур Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, завод Казанның шактый зур күләмдәге халкын эш белән тәэмин итә торган предприятиеләрнең берсе, шулай ук Россиядә икътисади санкцияләр йогынты ясамый торган азчылыкның берсе булып тора. Әйтик, завод инде ике ел элек үк тулысынча диярлек импортны алыштыруга күчкән, ә предприятие җитештергән төп продукция Россия базарына юнәлдерелгән. «Предприятиедә даими рәвештә җиһазларны яңарту бара. Якын арада предприятие металл кою һәм турбодетандерлы җитештерүне киңәйтергә планлаштыра», – дип хәбәр итте ул Мэрга.

Предприятие үзәккә омтылучы, винтлы, турбодетандерлы, күп валлы компрессор җайланмалары һәм төрле комплектлаучылар, шул исәптән газ турбиналы двигательләр һәм мультипликаторлар җитештерә. Предприятие эшләнмәләре газ, нефть, химия, тау токымнары сәнәгатендә, шулай ук металлургия һәм энергетикада кулланыла.

Бүген предприятие тәүлек буе өч сменада эшли. Компонентлар һәм чималның төп поставкалары үзебезнең компанияләрдән килә. Ә икътисадый блокада чорында продукциягә ихтыяҗ арта бара. 2020 һәм 2021 елларда завод 27 млрд сумнан артык продукция җитештергән. «Предприятие хезмәткәрләргә хезмәт хакын тотрыклы һәм тоткарлыксыз түли, шул ук вакытта яңа квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ бар», – диде Илнур Сәгъдиев. Җитештерүне киңәйтүгә бәйле рәвештә, заводка 100 гә якын белгеч кирәк, алар арасында җыючылар һәм станокчылар бар.

Предприятие эше белән танышканнан соң, И.Метшин заводның эш процессын җайга салудагы уңышларын югары бәяләде. «Казанькомпрессормаш» импортны алыштыруны гамәлгә ашыруда уңышлы мисал булып тора. Чит илләрдән кертелгән комплектлаучылардан китү өчен җитәкчелек тарафыннан зур эш башкарылган, һәм бүгенге көндә завод Россия компанияләреннән берничә ел алга заказлар белән тәэмин ителгән. Предприятие киләчәккә ышанычлы карый һәм барлык хезмәткәрләрнең дә иртәгәсе көнгә ышанычы бар», – дип билгеләде Мэр.

Предприятиене карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.

Күптән түгел кризиска каршы штаб эше кысаларында шәһәр Мэры сәүдә үзәкләре, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында ике түгәрәк өстәл үткәрде. Шәһәр башлыгы шулай ук «Нәфис Косметикс», «Данилов мануфактурасы» һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды

Фоторепортаж
Илсур Метшин кризиска каршы штаб эше кысаларында «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыятендә булды, 08.04.2022
Видеорепортаж
08.04.2022 12:16
Илсур Метшин кризиска каршы штаб эше кысаларында «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыятендә булды, 08.04.2022
Барлык яңалыклар