Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2018, 11:07

И.Метшин: “Казанда шәһәр яны лагерьлары капиталь төзекләндерүдә мохтаҗ – күбесе ярты гасырдан элек төзелгән”

Казанның балалар лагерьларында 40 меңнән артык укучы ял итәчәк, ата-аналар түләве узган ел дәрәҗәсендә саклана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). Ел дәвамында балалар, шул исәптән мәктәп лагерьларында 40 меңнән артык укучы ял итәчәк. Җәен шәһәр яны лагерьларында 15 мең 150 бала ял итәчәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Казан Мэры Илсур Метшин капиталь төзекләндерү буенча республика программасының әһәмиятен ассызыклап үтте һәм Казанда сакланып калган муниципаль лагерьлар әлеге программага мохтаҗ, дип өстәде.

Быел җәйге ял лагерьларына республика бюджетыннан финанслау күләме 208 млн сумга якын. Лагерьларны капиталь төзекләндерү хисабына Биектау районының Каенлык авылында урнашкан “Молодежный” лагеренда реконструкцияләү эшләре башланды. Билгеләп үтәргә кирәк, ул – Казанның иң зур муниципаль лагерьларыннан берсе. А.Фәизов сүзләре буенча, яңарту эшләреннән соң, лагерь ел дәвамында эшләячәк, биредә бер вакытта 400 бала урнаша ала.

Лагерьларны капиталь төзекләндерү һәм материаль-техник нигезләрен ныгыту өчен өстәмә 27 млн сум бүленде: 17 млн сум шәһәр бюджетыннан каралган, тагын 10 млн сум – “Ял” үзәгенең аукционда сатулар ярдәмендә җыелган чаралары. “Беренче тапкыр үз чараларына Гагарин ис. лагерьның 30 кешелек бер корпусы төзекләндерелде һәм “Заречьеда” 80 кешегә исәпләнгән ике җәйге йорт эксплуатациягә кертелде. Бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз”, - диде А.Фәизов. Моннан кала, “Восток”, Гагарин ис., “Спутник”, “Березка”, “Пионерия Татарстана”, “Нармонка” лагерьларында торак корпуслар һәм ашханәләр төзекләндерелде.

Ял итү өчен ата-аналар түләве узган ел дәрәҗәсендә сакланды һәм юлламаның фактик бәясеннән уртача 30% тәшкил итә. Мәсәлән, 18 көнлек ял өчен ата-аналар, лагерь төренә карап, 4 мең сумнан башлап түләячәк, ә юлламаның тулы бәясе якынча 16 мең сум тәшкил итә.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләрдә муниципалитет яисә төбәк карамагында бер генә лагерь да калмаган, шуңа күрә сменалар, капиталь төзекләндерү һәм башка сорауларны шәхси эшмәкәрләр белән расларга туры килә. Татарстан башкаласында моңа аерым игътибар бирелә, лагерьларны төзекләндерү һәм торышы мәсьәләләре муниципалитетның даими контроле астында тора. “Инфраструктурабызда лагерьларның саклануы мөһим. Шәһәр яны лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча республика программасын кабул иткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәт” - диде И.Метшин.

Бүгенге көндә балалар сәламәтләндерү лагерьларының вакытлы штаты 100% әзер, диде А.Фәизов. Хезмәткәрләр махсус әзерлек үтәләр: куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре буенча, янгын кыркынычсызлыгы буенча инструктажлар үтәләр. Быел лагерьларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен муниципаль бюджеттан 5,8 млн сум бүленгән. Әлеге чаралар “Заречье”, “Яңа Юдино”, “Спутник” һәм Гагарин ис. лагерьларның периметрлары буенча видеокүзәтү системаларын урнаштыру өчен каралган.

Бүген лагерьларда дезинсекцион һәм дератизацион эшләр башкарыла. А.Фәизов сүзләре буенча, бу атна дәвамында ТР Гигиены һәм эпидемиология үзәге белгечләре лагерьларны тикшерәчәк. Бүгенге көндә 12 лагерьның 3-сендә тикшерү эшләре башкарылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.05.2018
Видеорепортаж
21.05.2018 09:55
Казанда җәйге сезонга җиде муниципаль балалар лагере төзекләндерелгән
Барлык яңалыклар