Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2022, 15:31

И.Метшин ТР Президентының кадрлар резервына: «Якын-тирәгездә куштанланып ярарга тырышып, сезгә ошаган әйберләр турында гына сөйләүчеләр булмасын»

Мастер-класс КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты. Шәһәр башлыгы җитәкче вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, карьера юлында булган авырлыклар, шулай ук тормышка ашырылган кейслар турында сөйләде. Мастер-класс Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узды.

Очрашуны ачып, И.Метшин кадрларны укытуга зур игътибар бирүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Сезнең өчен, мөгаен, үз тәҗрибәм белән уртаклашу, хезмәттәшләрем белән үткән юл, нәрсәгә абынулар, нинди хаталар җибәрү турында сөйләү мөһим булыр», – дип мөрәҗәгать итте Мэр җыелганнарга.

Ул кадрлар резервында катнашучыларга 28 яшендә Түбән Кама районы һәм Түбән Кама хакимияте башлыгы вазыйфасында эшләү турында сөйләде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бу катлаулы, кризис чорлары булган һәм үз өстеңә бик зур җаваплылык алырга туры килгән. «Безнең кайсыбыз кайда эшләвенә карамастан, һәр көнебез, эш көнеме ул, яки ял көнеме, карар кабул итүдән башлана, – дип ассызыклады И.Метшин. - Ә җитәкчеләрнең иң мөһим һәм иң яхшы сыйфатларының берсе – сүздә тора белү».

И.Метшин шулай ук меңьеллыкны бәйрәм иткәннән соң Казан пикта булганда, аңа яңа мэр буларак шәһәр үсешенең яңа нокталарын эзләргә кирәк булган вакытларда Татарстан башкаласында үзенең карьера юлы турында сөйләде. Аерым алганда, ул мәктәп туклануы, транспорт системасы реформасына, реклама өлкәсендәге үзгәрешләргә тукталды, шулай ук 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың шәһәр инфраструктурасын үстерүдә нинди роль уйнавын искә төшерде. Шәһәр башлыгы үз тәҗрибәсендә өметсез ситуацияләрдә ничек чишелеш табып була икәнлеген күрсәтте.

И.Метшин сүзләренә караганда, теләсә нинди проектларны гамәлгә ашырганда җитәкчелек ярдәме зур әһәмияткә ия. «Без башкарган эшләрнең барысы да федераль үзәк һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланды», - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, максатларны тормышка ашыруда ярдәм итүче команда да мөһим. «Команда никадәр көчле, нәтиҗә шулкадәр яхшырак. Мондый командаларны булдыру һәм аларга яраклаша белү мөһим, - дип саный И.Метшин. - Үзегездән көчлеләр белән аралашыгыз, тирә-ягыгызда куштанланып ярарга тырышып, сезгә ошаган әйберләр турында гына сөйләүчеләр булмасын. Пессимистларны тыңламагыз, үзегезгә һәм тагын бер тапкыр үзегезгә генә ышанырга кирәк».

Шулай ук Казан Мэры кадрлар резервында катнашучыларны һәр эштә югары максатлар куярга чакырды. «Алар сезнең һәм сезнең командагызның потенциалын формалаштыралар. Бу максатка төгәл барырга кирәк», - диде ул.

Мастер-класс азагында ТР Президентының кадрлар резервында катнашучылар Илсур Метшинга кызыксындырган сорауларын бирә һәм үз бурычларын хәл иткәндә аннан киңәшләр ала алдылар.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде
Видеорепортаж
24.11.2022 15:24
Казан Мэры Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде
Барлык яңалыклар