Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 15:50

И.Метшин: «1 сентябрьгә балалар һәм ата-аналар Казанда мәктәптә туклануның яңа сыйфат дәрәҗәсен күрәчәкләр»

Казан Мэры Яңа Савин районының 103-нче номерлы мәктәбе ашханәсендә капиталь ремонт барышы белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районының 103-нче номерлы мәктәбе ашханәсендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Яңа уку елында биредә заманча мәктәп рестораны ачылачак. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә төшке аш залының сыйдырышлыгы 250-дән 280 урынга кадәр артачак.

Быел Казанда масштаблы программа гамәлгә ашырыла – шәһәрнең 36 мәктәбендә ашханәләргә капиталь ремонт ясала, алар урынына 1-нче сентябрьгә биредә мәктәп рестораннары ачылачак. «Безнең балалар, укытучылар һәм ата-аналар бу тиңдәшсез программаны бәяләячәкләр һәм безнең мәктәп рестораннарында тукланучылар саны артачак», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Адоратский ур., 41а адресы буенча урнашкан мәктәп бинасы 1985 елда төзелгән, ул вакыттан бирле биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Мәгариф учреждениесе директоры Ринат Хәбибуллин сөйләвенчә, мәктәп рестораны июль аенда төзелә башлаган. Ашханәдә тәрәзәләр, вентиляция, азык-төлек блогында - торбалар һәм сантехника, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары алыштырылды, ишекләр куелды һәм йөкләү зонасын оештырдылар. Бүгенге көндә эшләр 63%-ка башкарылган. Моннан тыш, бирегә җитми торган җиһазлар – зур пароконвектомат, суыткыч лар һәм шкаф кайтарылачак.

Казан Мэры Илсур Метшинга Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр иткәнчә, мәктәп рестораны типлаштырылган проект буенча зәйтүн төсендә эшләнәчәк. Дизайнда Татарстан башкаласының айдентикасы, сәламәт туклануны пропагандалаучы постерлар урын алачак. Диварлар буйларында бар стойкалары урнаштырылачак.

«Безнең өчен бу бик көтеп алынган ремонт. Эшләр тәмамланганнан соң, балалар мәктәп ашханәсенең чынлыкта нинди булырга тиешлеген күрәчәкләр», - диде Ринат Хәбибуллин. Ул билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәптә 830 бала белем алачак.

Ашханәне капиталь төзекләндерүдән тыш, туклану сыйфатына да зур игътибар бирергә кирәк, дип билгеләде Казан Мэры. Ул 1-нче сентябрьдән мәктәп ашханәләрендә балаларга яңа меню тәкъдим ителәчәген искәртте. «Безгә балаларның баланслы туклануы, витаминнарның җитәрлек булуы мөһим, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Без ата-аналар комитетларын чакырып, мәктәп җыелышларында туклану темасы буенча фикер алышачакбыз. 1-нче сентябрьгә балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары Казанда мәктәп туклануының яңа сыйфат дәрәҗәсен күрерләр, дип ышанам».

Казан Мэры белән бергә мәктәп ресторанында ремонт эшләре барышы белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов танышты.

Фоторепортаж
И.Метшин 103-нче номерлы мәктәп ашханәсен капиталь ремонтлау барышы белән танышты
Видеорепортаж
06.08.2019 15:30
И.Метшин 103-нче номерлы мәктәп ашханәсен капиталь ремонтлау барышы белән танышты
Барлык яңалыклар