В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Ратушасында иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше үрнәге смотр-бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр
Казан Ратушасында Татарстан башкаласының иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше үрнәгенә ел саен үткәрелә торган смотр-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу елгы бәйгедә рекордлы санда гаризалар – 13 номинация буенча 230 дан артык эш кабул ителгән. Иң яхшыларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинага «Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен» билгесенә ия булды.
Марат Мөгыйнов фотосы

«Илсөяр Төхфәтуллина һәм аның командасы шәһәргә яңа сулыш өрәләр. Мин сезнең, шәһәрнең архитектура бергәлегенең, шәһәргә карата мәхәббәт белән сугарылган объектлар булдыруыгызга шатмын. Бер объект та икенчесен кабатламый. Сез барыгыз да минем өчен җиңүчеләр. Сез бергә берләшеп, Казанны яхшырак итәргә тырышасыз, сезнең белән бер командада булуыма горурланам», - диде Илсур Метшин һәм бүген, ил өчен катлаулы вакытта, шәһәрдә бик күп объектлар төзелүен билгеләп үтте.
«Гамәлгә ашырылып, файдалануга тапшырылган проектлар» категориясендә «Иң яхшы социаль объект интерьеры дизайны» номинациясендә беренче урын Казан федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең музей комплексына бирелде. 146 нчы «Ресурс» лицее «Урман – экология тәме» мәктәп ресторанын гамәлгә ашырып, белем бирү мохитен булдыруга прогрессив якын килүе өчен бүләкләнде. «33 хәрби шәһәрчек» торак комплексындагы балалар бакчасы, «Яз» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы, «Идел киңлекләре» торак комплексындагы 11 нче балалар поликлиникасы социаль объектлар интерьерының иң яхшы чишелеше өчен билгеләп үтелде. Әлеге проектларның авторы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе.
«Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү» номинациясендә Серов урамындагы бульварга инклюзив шәһәр мохите булдыруы өчен гран-при тапшырылды. Әлеге проект «Сибур» гавами акционерлык җәмгыяте, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясенең уртак эше санала.
«Зилант» скверы киңлек чишелешендә шәһәр кыйммәтләрен һәм мәгънәләрен чагылдыру концепциясе өчен билгеләнде. Әлеге проект Казан мэриясе, Тышкы төзекләндерү комитеты, Казан шәһәрен үстерү институты, «Ф-АРТ ГРУПП», «Парк», «Аквабренд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре тарафыннан эшләнгән.
Фатыйх Әмирхан урамы, 43, 45, 47 йортларның ишегалды территориясе йорт хайваннары өчен уңайлы мохит булдыруда билгеләп үтелде.
«Тотрыклы үсеш өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Сибур» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылган берьюлы берничә проект: Кремль яр буендагы йөгерү юлы, Серов бульварындагы экопавильон һәм сулыкны торгызу гран-при яулады. «ПЖКХ» идарәче компаниясенең «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты шәһәр халкының экологик фикерләвен һәм яшәү рәвешен формалаштыруга, шәһәр экологиясенә тискәре йогынтыны киметүгә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде.
