В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэры аз тоннажлы химия заводында булып кайтты
Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек үз позицияләрен ныгытуны дәвам итә: бүгенге көндә Татарстан башкаласында 86,3 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең шәһәр икътисадындагы гомуми өлеше 42,5% ны тәшкил итә. Казан мэры Илсур Метшин кече һәм урта эшмәкәрлекне тәкъдим итә торган иң алдынгы оешмаларның берсендә – Казанның аз тоннажлы химия заводында булып кайтты. Предприятие илдә автогерметиклар җитештерүчеләр арасында иң эреләрдән санала.
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 86 290 ка кадәр арткан – бу 2024 елга караганда 3% ка артыграк күрсәткеч. Казанның тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 42,5% ны тәшкил итә. 430 мең кеше – асылда, шәһәрдә яшәүче һәр өченче кеше әлеге секторда эшли. Ел нәтиҗәләре буенча мондый мәгълүматларны Казан мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казанның аз тоннажлы химия заводын карап йөргәндә җиткерде.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә килеп китү шәһәр икътисадының торышын бәяләү өчен даими кирәкле эш, дип билгеләде шәһәр мэры.

«Безгә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән даими әңгәмәдә булу, аларның агымдагы хәлен аңлау бик мөһим. Аз тоннажлы химия икътисадыбыздагы төп сегментларның берсе булып санала. Шәһәрдә көчле нефть химиясе мәктәбе эшләп килә, һәм бүген Казан илкүләм тикшеренү технология университетын (КХТИ), Казан федераль университетын тәмамлаучылар әлеге предприятиеләрдә уңышлы эшли. Без аз тоннажлы химия үсешенең яхшы үрнәге булган җитештерү зонасын карадык. Фәнни эшләнмәләр биредә үз урынын таба: Казанда җитештерелә торган герметиклар, силиконнар импортны алыштыру мәсьәләләрен уңышлы хәл итә һәм бу безнең базар өчен бик мөһим күренеш», - диде Илсур Метшин.
Эшлекле сәфәр барышында мэр заводның фәнни-техник базасын, җитештерү лабораториясен, форполимерлар, олигоэфирлар, силикон компаундлар һәм герметиклар җитештерү участокларын карады.

2002 елда оешкан предприятие сәнәгатьнең төрле тармакларында кулланыла торган полиуретан каучуклар һәм адипинат олигоэфирлар кебек югары технологияле синтетик материаллар җитештерү белән шөгыльләнә. Ул илдә автогерметиклар җитештерүчеләр арасында иң эреләрдән санала.
Завод үз лабораториясе булу белән дә әһәмиятле. Аның белгечләре Кытайдан кайтартылган чит ил чималының сыйфатын тикшерү белән бергә, яңа үзенчәлекле эшләнмәләр булдыра, сатып алучылар тарафыннан ихтыяҗ булган продуктларның сыйфатын яхшырта. Мондый база ярдәмендә предприятие Россия базарында тиңе булмаган чимал эшләп чыгара.
Предприятие продукциясе Россиянең барлык төбәкләренә һәм якын чит илләргә озатыла. Чимал базасына килгәндә, хәзер завод Кытай һәм БДБ илләре белән актив хезмәттәшлек итә, Әмма завод җитәкчелеге Россиянең эре нефть химиясе холдингларының яңа куәтләрен эшләтеп җибәрү шарты белән үзебезнең чималга өлешчә күчү планы белән яши.

Җитештерелә торган продукция күләме соңгы елларда 4 тапкырга арткан һәм елына 3 мең тоннага җиткән.
Хәзерге вакытта предприятиедә 110 белгеч эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 9 аенда кече предприятиеләр әйләнеше 841,5 миллиард сумга җитте. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан шәһәр казнасына салым керемнәре якынча 13,4 миллиард сумны тәшкил итә.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин катнашты.