Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.02.2025, 09:04

И.Метшин: «Бу бәйрәм безнең заман геройларының батырлыгын данлый»

Казан мэры шәһәр халкын һәм хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын һәм хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле хәрбиләр һәм ветераннар!

Кадерле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең заман каһарманнарының батырлыгын данлый, алар, безнең элгәребез кебек үк, үзләрен кызганмыйча, Ватан намусын һәм азатлыгын яклауны дәвам итәләр, күп халыклар өчен йортка әверелгән Ватаныбызның тынычлыгын саклыйлар.

Җиңүнең 80 еллыгы елында без ветераннарыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тагын бер тапкыр ихтирам күрсәтәбез, киләчәкне бүләк иткән һәм киләчәк буыннар өчен какшамас рух һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге булган кешеләргә баш иябез.

Бүген безнең данлыклы хәрбиләребез (алар арасында бик күп казанлылар һәм Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр бар) ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен лаеклы дәвам итәләр, дәүләт мәнфәгатьләрен батырларча яклыйлар, ил чикләрендә иминлекне тәэмин итәләр.

Россия тарихы меңләгән геройларның батырлыкларыннан гыйбарәт, аларның һәрберсе чын ватанпәрвәрлекнең гәүдәләнеше булып тора. Нәкъ менә шушы хис безне бербөтен итеп берләштерә, иң катлаулы киртәләрне җиңәргә мөмкинлек бирә.

Ватанны саклаучылар елында, бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәхет, тынычлык, игелек һәм рух ныклыгы!» — диелә котлауда.
Барлык яңалыклар