Казанда 18 нче номерлы гимназиядә 300 балага исәпләнгән янкорма төзү дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
«Яңа бинаны янкорма дип атарга тел әйләнми – 300 балага исәпләнгән әлеге корпус мәктәпнең үзеннән зуррак, балаларга уку өчен барлык шартлар да тудырылачак – иркен кабинетлар, рекреация зонасы, актлар залы, хореография залы һәм башкалар. Һәм 1 нче сентябрьдә үк балалар яңа корпус бусагасын атлап керәчәк», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Яңа янкорма ике блоктан тора – дүрт катлы һәм өч катлы, алар үзара тоташкан. Монолит, түбә ябу эшләре тәмамланган, фасад җылытылган, инженерлык челтәрләре эшләнгән, пыяла белән каплау эшләре башкарылган, стеналар штукатурланган, плитка җәелгән. Икенче этап – диварларны буяу һәм шпаклевка. Көн саен объектта 100 гә якын эшче эшли.
Бүгенге көндә гимназиядә 585 укучы белем ала, учреждениенең проект егәрлеге – нибары 240 укучы. Төзелеш башланганчы башлангыч мәктәп укучылары гимназиянең төп бинасында шөгыльләнделәр, ә 5-11 нче сыйныф укучылары өчен урыннар җитмәү сәбәпле, Габишев урамындагы 42 нче номерлы күрше мәктәптә 14 кабинет бүлеп бирелде. Моннан тыш, 18 нче номерлы гимназиядә физика, химия, тормыш иминлеге нигезләре, технология кабинетлары юк иде.
«Бу бик уңайсыз, безнең барлык балаларыбыз да үзләре беркетелгән мәктәптә укысыннар иде. Шулай ук гимназиядә 36 квадрат метрлы кечкенә спорт залы гына бар, анда шөгыльләнү уңайсыз, шуңа күрә физкультура дәресләре кышын да, җәен дә урамда, саф һавада үткәрелде», – дип хәбәр итте 18 нче гимназия директоры Равил Садыйков.
Казан Мэры мәктәпнең булачак кабинетлары буенча узды. 11 мең кв. метр мәйданлы янкормада 5-11 нче сыйныф укучылары өчен уку кабинетлары, спорт залы, 364 урынга исәпләнгән иркен актлар залы, хореография залы, шулай ук мәктәп рестораны тибындагы ашханә, 220 урынга исәпләнгән төшке аш залы урнашачак. Балалар өч сменада туклана. Ашханә дизайнының авторы – Фашин исемендәге Казан сәнгать училищесының студентлар эшләре конкурсы җиңүчесе, 4 нче курс студенты Анна Вапилова. Аның күзаллавы буенча зоналарга бүлү җайланмалары һәм стеллажлар төсле пыяладан ясалачак, бу витраж эффекты бирә. Шулай ук милли стилистикада башкарылган панно интерьерга үзенчәлек бирәчәк, диварларны тере үсемлекләр бизәячәк, дип хәбәр итте Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директорының коммерция буенча беренче урынбасары Дмитрий Зуев.
Янкорманың дүртенче катында балалар өчен ял итү зонасы урнашачак. «Анда бик матур, якты атриум, хәзер без балалар белән аның дизайнын уйлыйбыз, аларның нәрсәгә өстенлек бирүләрен беләчәкбез, бу дәресләрдән соң ял итү зонасы булырга тиеш», – дип хәбәр итте Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.
Янкорманы төзү белән беррәттән гимназиянең төп бинасын реконструкцияләү эшләре бара, ремонттан соң анда башлангыч сыйныфлар укыячак. Яңартылган мәктәп балаларны 1 нче сентябрьгә кабул итәргә әзер булачак. Хәзер барлык балалар да күрше 42 нче номерлы мәктәптә ике сменада укый.