Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2025, 09:01

И.Метшин: «Игелек һәм шәфкатьлелек рухы белән сугарылган мөбарәк көн бу!»

Казан мэры мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Корбан гаете белән котлыйм!

Игелек һәм шәфкатьлелек рухы белән сугарылган әлеге мөбарәк көн, чикләрнең һәм араларның ерак булуына карамастан, барлык ислам дине тарафдарларын берләштерүче мәрхәмәт, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт кебек мәңге җуелмас кыйммәтләр турында искәртә.

Гасырлардан гасырларга күчеп килүче бай гореф-гадәтләребезгә карата тугрылык саклауның ачык гәүдәләнеше булган Корбан бәйрәме – халкыбыз тарихының аерылгысыз өлеше. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, без әлеге рухи мирасыбызны кадерләп саклыйбыз, Казан шәһәрендә гомер итүче төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында дуслык һәм татулык нигезләрен ныгытабыз.

Татарстан башкаласында үзара аңлашып һәм килешеп яшәү мохитен булдыруга зур өлеш кертүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Мөселман өммәте иҗтимагый-икътисади төзелешнең барлык өлкәләрендә үсешне һәм чын рухилыкны гәүдәләндергән шәһәребезнең уникаль йөзен формалаштыруда киләчәктә дә мөһим роль уйнар дип ышанам.

Әлеге изге бәйрәм көнендә сезгә күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә кылган догаларыгызны кабул итсен һәм үзенең рәхим-шәфкатенә ирештерсен!

Корбан гаете мөбарәк булсын!» — диелә котлауда.
Барлык яңалыклар