Милли паркны проектлауга әзерлек кысаларында, Казансу ярларында инде 16 мең җир кишәрлегенә аудит үткәрелгән.
Фото: Марат Мугинов
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов һәр кишәрлекнең экспертлар бәяләмәсе узуы турында әйтте. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, Зур Казан боҗрасы һәм Несмелов урамыннан М7 «Идел» федераль трассасына кадәрге автомобиль юлы төзелгәндә 58 килешү төзелгән.
Моннан тыш, узган ел, шәһәргә җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм яңарту өчен, 50 гектардан артык мәйданлы 53 җир кишәрлеге бирелгән, шул исәптән «Авангард» скверы, Дәрвишләр торак массивындагы парк, Түбән Кабан күле яр буе һәм башка әһәмиятле объектлар.
«Бу – кеше күрми торган көндәлек эшләр, ләкин бу тырышлыклардан башка зур җиңүләр булмый. Мисал өчен, унике паркны проектлауга керешү өчен, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре аудит уздырды һәм 16 мең җир кишәрлеге әзерләде», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.