Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2018, 15:13

И.Метшин: “Системалы эш булуы мөһим, элеккеге кебек бер кат сылап-буяп чыгу гына булмаячак”

Капиталь төзекләндерүдән соң шәһәр читендәге лагерьларның бер өлеше ел әйләнәсе эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Алсу Сафина). Казанда шәһәр читендәге балалар лагерьларына капиталь төзекләндерү уздыру республика программасын тормышка ашыруга әзерлек эшләре башланды. Аның ярдәмендә киләсе елларда Казанда 14 муниципаль лагерь яңартылачак, бер өлеше ел буе кулланылачак. Балалар ялы инфраструктурасын төзекләндерүгә мондый системалы якын килү беренче тапкыр кулланыла, дип хәбәр итте республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Казан Мэры Илсур Метшин. Беренчеләрдән булып “Спутник” балалар сәламәтләндерү лагеры ремонтланачак, бүген биредәге пресс-тур вакытында шәһәр җитәкчесе белән журналистлар да булды.

“Спутник” ярты гасыр төзекләндерүсез эшләде

Кадыш поселогында урнашкан “Спутник” балалар сәламәтләндерү лагеры шәһәр читендә урнашкан. Ул 1969 елда СССРның космонавтика өлкәсендәге казанышлары дулкынында кулланылышка тапшырылган, исеме дә шуңа бәйле – “Спутник”. Яңа кирпеч корпусларның төзелеше 1976 елда төгәлләнә. Үз вакытында лагерь “Татхимфармпрепаратлар” предприятиесенә карый, 90-нчы елларда район администрациясе карамагына күчә, ә 10 ел элек – балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген, ялын, мәшгульлеген оештыра торган “Ял” шәһәр үзәгенә.

Казан Мэры журналистлар белән торак комплексларны (кирпеч диварларның тузганлыгы 60-70%ны тәшкил итә), ашханәне, клубны карады.

Бу җәйдә лагерьда 850 бала ял иткән. Һәр сменага лагерь 200дән артык баланы һәм 7-17 яшьлек яшүсмерне кабул итә. Лагерь шәһәргә якын урнашкан – бу аның үзенчәлеге булып тора.

Илсур Метшин лагерь хезмәткәрләренең эшен билгеләп үтте, алар лагерьның инфраструктурасын яхшы итеп карап тоталар. Нәкъ менә алар кебек үз эшләренең фанатлары булган шәхесләр генә биредә чемпионнар һәм лаеклы кешеләр тәрбияли ала, дип җиткерде Мэр.

Программаның беренче елында Казанның 4 лагеры тәртипкә китереләчәк

Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада шәһәр читендәге балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү республика программасын эшләтеп җибәрү карарын кабул иткән. Яңа программа республикадагы социаль инфраструкраны модернизацияләүгә юнәлтелгән.

Программа 3-4 елга исәпләнгән, шушы вакыт эчендә Казанның 14 муниципаль лагеры яңартылачак. Аларның барысы да 30-36 елларда төзелгән. Капиталь төзекләндерү бәясе лагерьның зурлыгына, аның хәзерге торышына һәм башка факторларга бәйле.

Программа эшли башлаган беренче елда 4 лагерьны төзекләндерү планлаштырыла, шул исәптән “Спутник”ны да.

“Бу – системалы эш булуы мөһим, элеккеге кебек бер кат сылап-буяп чыгу гына булмаячак, - дип билгеләде Мэр. – Яңа “Спутник” аз дигәндә тагы 50 ел “оча” алачак әле”.

Капиталь төзекләндерүдән соң шәһәр читендәге лагерьларның бер өлеше ел әйләнәсе эшләячәк

Шәһәр читендәге лагерьларның бер өлеше ел әйләнәсе эшли торган булачак. Моңа дәүләт-шәхси партнерлык ярдәмендә ирешеп була.

“Казанда күптөрле чаралар уза, әлеге лагерьларга язгы, көзге, кышкы вакытларда – балалар булмаганда – спортчылар килә ала, төрле чаралар, конференцияләр оештырырга мөмкин”, - дип җиткерде журналистларга шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, ел әйләнәсе эшли торган лагерьларга казанлылар гаиләләре, балалары белән килә, велосипедларда йөри, чаңгы шуа алачак. Шул рәвешле, шәһәр читендәге лагерьлар балалар өчен җәйге ял итү урыннары гына булып калмаячак, ел әйләнәсе казанлылар өчен актив ял итү үзәгенә дә әйләнәчәк.

Шәһәр җитәкчесе капиталь төзекләндерү программасы күптөрле мәсьәләләрне үз эченә алачаклыгын җиткерде. “Әлеге программаны җентекләп әзерлибез, бирегә кертелгән һәр тиенне максималь рәвештә нәтиҗәле кулланырлык булсын дип тырышабыз, - дип сөйләде Мэр. – Шәһәргә якынрак булган һәм төрле чорда балаларны күбрәк кабул итә алырлык инфраструктуралы лагерьлардан башлыйбыз”.

Тулаем алганда, Мэр билгеләп үткәнчә, бу елда җәйге чорда Казанның 30 меңләп баласы өчен ял һәм сәламәтләндерү чаралары оештырылган, аларның 15 меңе сәламәтләндерү лагерьларында булган.

Илсур Метшин бала вакытында 9 класска кадәр шәһәр читендәге лагерьларга баруын искә алды. “Бу – иң якты, җылы һәм кадерле хатирәләр. Пионер җәенә рәхмәтлемен мин, - дип билгеләп үтте ул. – Мондый җәйләрне күбрәк балалар, яшүсмерләр һәм әти-әниләр күрә алсын иде. Безнең онытылган якты балачак булса да, тормышыбызга аны һичшиксез кайтарырга кирәк”.

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
"Спутник" лагерындагы пресс-тур, 03.10.2018
Видеорепортаж
03.10.2018 14:59
"Спутник" лагерындагы пресс-тур, 03.10.2018
Барлык яңалыклар