В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташучы һәм изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерүче әлеге көн тирән мәгънәгә ия, ул рухи күтәрелеш шатлыгы бүләк итә, игелекле эшләр кылырга һәм камиллеккә омтылырга өнди.
Ислам динендә зур бәйрәмнәрнең берсе саналган Ураза гаете йөрәкләрне иң якты хисләр белән баета, кешеләрне үзара якынайтуга, җәмгыятьтә мәхәббәт һәм мәрхәмәт үрнәген булдыруга хезмәт итә. Рамазан ае – игелекле гамәлләр кылуда һәм мохтаҗларга ярдәм итүдә иң саваплы айларның берсе. Әлеге гади, әмма мөһим тормыш кагыйдәләрен үтәп, без пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә иярәбез һәм бергәләп шәһәребезне тагын да яхшырак һәм шәфкатьлерәк итәбез.
Чын күңелемнән сезгә тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм иман ныклыгы телим! Йортларыгызда һәрвакыт мәхәббәт, иминлек һәм бәрәкәт яшәсен!
Ураза гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.