Казан Мэры Татарстан башкаласында беренче экорайон концепциясен эшләү буенча бәйге финалистлары белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда экологик район проектын иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да бар. Бу фикерне Казан Мэры Илсур Метшин беренче экорайон концепциясен эшләү буенча бәйге финалистлары белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Казан ратушасында үтте.
Искәртергә кирәк, булачак экорайон урыны буларак элеккеге 32-нче хәрби шәһәрчек территориясе сайланды. 759 га мәйданлы җир Киров районының Иске Аракчинодагы Галәм храмыннан ерак түгел урнашкан. Территорияне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк үзләштерү өчен ике этаптан торган бәйге оештырылды. Анда 47 команда катнашты, аларның 22-се – индивидуаль бюро, 25-е – халыкара консорциумнар. Финалга өч консорциум чыкты: “Найт Фрэнк”лидерлыгы астында Россия-Франция консорциумы, Buromoscow лидерлыгы астында Россия-Нидердланд консорциумы һәм ASADOV and partners лидерлыгы астында Россия-Британия консорциумы.
Очрашуда консорциумнар вәкилләре Мэрга үзләренең командаларын тәкъдим иттеләр һәм эшнең беренче этаплары хакында тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Найт Фрэнк” компаниясендә консалтинг һәм аналитика департаменты җитәкчесе Ольга Широкова билгеләп үткәнчә, аның өчен проектта катнашу икеләтә дулкынландыргыч, чөнки Казан – аның туган шәһәре. “Без сыйфатлы продукт булдыра алган команда җыярга тырыштык. “Найт Фрэнк” компаниясе – халыкара консультант, без консорциум лидеры булып торабыз һәм проектның финанс ягы өчен җавап тотабыз”, - дип сөйләде ул.
ASADOV and partners архитектура бюросы лидерлыгы астында Россия-Британия консорциумын бюроның генераль директоры Андрей Асадов тәкъдим итте. “Без дә мәсьәләгә төрле карашлы кешеләр тупларга тырыштык: бу архитектура, икътисад һәм экология. Консорциумда 6 әгъза, шул исәптән шәһәр төзелеше һәм ландшафт проектлаштыру өлкәләре белгечләре дә бар”, - диде А.Асадов.
Россия-Нидердланд консорциумы командасы турында Buromoscow компаниясенең баш архитекторы Ольга Александрова сөйләде: “Партнерларыбыз – Голландия архитекторлары, алар торакның искиткеч проектларын ясыйлар, яңа әйберләр уйлап табудан армыйлар. Безнең белән шулай ук ландшафт архитекторлары да эшли”.
Мэр финалга чыгучыларның зур тәҗрибәләрен һәм һөнәри осталыкларын билгеләп үтте: “Һәрберегезнең зур тәҗрибәсе, гамәлгә ашырылган проектлары бар. Казанның киләчәге өстендә шундый хөрмәтле архитектура бюролары көч куйган көннәргә кадәр яши алуыбызга шатмын”.
Финалистларны катлаулы эш көтә, диде Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Республиканың Булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов.
Финалистларның чыгышларыннан соң, катнашучылар шәһәр башлыгына сораулар бирә алды. Мәсәлән, Buromoscow компаниясенең баш архитекторы Ольга Александрова шәһәрдә сулыкларга һәм аларны саклауга ничек караулары белән кызыксынды. “Су, Идел һәм Казансу елгалары – безнең иң зур байлыгыбыз, аларның яр буйларын тәртиптә тотарга тырышабыз”, - диде Мэр.
Россия-Франция консорциумыннан Terra Scape бюросын булдыручы Юлия Панкратьева экологик куркынычсызлык темасын шәһәр күләмендә ничек үстерергә планлаштырылганны белеште. И.Метшин җавап биргәнчә, бүген шәһәрдә экологик компоненты үстерү өстендә бик күп эш башкарыла. Ул шулай ук бәйгедә канашучыларның бурычлары арасында теге яки бу мәсьәләгә үзләренең чишелешен тәкъдим итү барлыгын ассызыклап үтте. “Сез безгә әйтегез: бу тәҗрибәне өйрәнегез һәм яхшырак ясагыз. Без өйрәнә, ишетә беләбез. Гамәлгә ашырылган мәсьәләрнең күбесен беренче булып үттек. Шуңа күрә, сез безгә кайдан өйрәнеп булганны әйтеп җибәрегез”, - диде Мэр.
Очрашу азагында ул финалистларны мастер-планда иң кыю фантазияләрне чагылдырырга чакырды. “Бу ниндидер өр-яңа әйбер булырга тиеш, бу иртәгәге көн проекты гына түгел, аннан соңгы көн проекты. Без аңа максималь аңлап, бар көчебезне куеп якын килергә тиешбез. Бүген Казанда моның өчен барлык шартлар да бар. Безнең өчен бу мөһим проект. Казанга рәхим итегез. Эшегездә уңышлар телим”.
Шулай ук шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева катнашкан очрашудан соң бәйге финалистлары территорияне карарга киттеләр. Октябрьдә алар үзләренең тәкъдимнәрен бирер дип планлаштырыла. Шуннан соң иң яхшы проект сайланачак. Бәйгенең җиңүчесе ноябрьдән дә иртәрәк билгеләнмәячәк.