Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2019, 07:00

И.Метшин: «Шәһәр казанышлары – шәһәрлеләрнең уңышы, нәкъ менә алар үз хезмәтләре белән Казанны үстерә һәм камилләштерәләр»

ТР башкаласы Мэры шәһәр халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!

Безгә барыбызга да илебезнең иң алга киткән регионнарының берсендә яшәргә һәм эшләргә насыйп булды. Татарстан Россиянең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә һәм сәяси тотрыклылык, икътисад, сәнәгать һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы позицияләрне били.

Татарстан башкаласы – мең еллык тарих һәм хәзерге заманны берләштергән гаҗәеп матур шәһәр. Бүгенге Казан – мәгариф һәм медицина, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм туризм үзәге. Ел саен без биредә дөньякүләм масштабтагы чараларны кабул итәбез. Узган ел шәһәрдә футбол буенча онытылмаслык дөнья чемпионаты матчлары узды, ә быел җәй без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уңышлы үткәрдек.

Шәһәр казанышлары – ул, әлбәттә, Казанның киләчәк үсеше һәм чәчәк атуы өчен ныклы нигез тудыручы барлык шәһәрлеләрнең казанышы.

Бу матур көндә сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәрәкәт һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим!

Бәйрәм белән, яраткан шәһәребез!» - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар