Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2018, 10:09

И.Метшин: “Игелекле Казан” игелекле дулкыннар белән башкалага җитте”

Мэр кичә Дмитрий Медведевка тәкъдим ителгән “Игелекле эшләр көндәлегенең” илебездә киң таралыш табуына ышаныч белдерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Алсу Сафина). Казанда хәйриячелек үсеше буенча башкарылган системалы эш нәтиҗәсе булып “Игелекле Казан” һәм “Игелекле эшләр көндәлеге” проектларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү торды. Бу фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә белдерде.

Искәртергә кирәк, кичә Мәскәүдә “Дәүләт һәм хәйриячелек: уртак максатка бергәләп” Бөтенроссия конференциясендә Татарстан башкаласында “Игелекле Казан” проекты тәкъдим ителде.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, проект югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде – конференциядә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм аның урынбасары Татьяна Голикова катнаштылар. Ил Хөкүмәте рәисенә “Игелекле эшләр көндәлеге” тапшырылды. Аны инде ике ел рәттән 1 сентябрьгә беренче класска керүче балаларга бирәләр, әлеге традиция дәвам итәчәк. Дмитрий Медведев көндәлекне тутырырга вәгъдә итте.

Шәһәр башлыгы системалы эшләү мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, РФ Мәгариф министрлыгының “Игелекле эшләр көндәлеге” проектын ил масштабларында киңәйтүендә ышаныч бар. Искәртергә кирәк, кичә конференциядә Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева-Солдунова хәбәр иткәнчә, тиешле тәкъдим Россиянең Мәгариф министрлыгына җибәрелде.

“Игелекле Казан” проекты игелекле дулкыннар белән башкалага җитте, - диде шәһәр башлыгы. – Безгә Казандагы эшебез мөһим, ләкин проектларыбыз дулкыннары илебез киңлекләренә җәелү, һичшиксез, шатландыра һәм безнең дөрес юнәлештә атлавыбызны күрсәтә”.

“Ярминкәдән ярминкәгә, хәйриячелек атналыкларында гына түгел, ә көндәлек тормышыбыз да хәйриячелек белән чолганып барырга тиеш. Һәр кешедә игелек кылырга, кешеләр турында кайгыртырга, моны һәрвакыт эшләргә теләге булсын өчен”. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, “Игелекле Казан” проекты алга таба да үсеш алачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.06.2018
Видеорепортаж
09.06.2018 09:36
"Игелекле эшләр көндәлеге" ил масштабында таратылачак
Барлык яңалыклар