В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры эшлекле дүшәмбе вакытында Дмитрий Анисимовның яңа эшкә күчүе турында хәбәр итте.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без аны әлеге вазыйфага (Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе – ред.иск.) потенциалын, хезмәт биографиясен белеп чакырдык. Ул – торак-коммуналь хуҗалык системасында үскән һәм бу өлкәне эчтән белә торган кеше. Ул кайчандыр урам себерүче дә, Совет районы аппараты җитәкчесе дә булды. Торак-коммуналь хуҗалык законнарын белгән кешеләрнең берсе», - дип билгеләде Мэр. Аның сүзләренә караганда, Дмитрий Анисимов үз вакытында бердәм шәһәр исәп-хисап үзәген булдыру инициаторларының берсе булган, һәм Казанның бу тәҗрибәсе республика дәрәҗәсендә уңышлы үзләштерелгән. Шул рәвешле идарәче компанияләрнең ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга барлык исәпләүләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итә алдылар, ә аларның ресурслар белән тәэмин итүчеләрнең уртак бурычы ул вакытта 700 млн сумнан 20 млн сумга кадәр кимеде.
Казан Мэры сүзләренә караганда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә системалы хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр әле дә бар. «Торак-коммуналь хуҗалык тармагы бүгенге көндә халык тарафыннан үтә күренмәле механизмнар булмау һәм башка проблемалар белән аркасында күп тәнкыйтьләнә. Дмитрий Владимирович Дәүләт Думасы депутатлары, республика һәм федераль торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары белән бергә әлеге эш белән шөгыльләнәчәк. Бу – мөһим тармакта федераль законнарда беркетеләчәк дөрес карарларга һәм инициативаларга килергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», - диде Мэр.
Дмитрий Анисимов, үз чиратында, күрсәтелгән ярдәм өчен шәһәр Мэры Илсур Метшинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Коллективка, бергә эшләгән кешеләргә зур рәхмәт белдерәм. Болар – үз вазыйфаларын оста башкаручы профессионаллар», - диде Д.Анисимов.