Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2020, 17:27

И.Метшин: «Дистанцион укыту - яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр. Барыбызга да сабыр булырга кирәк»

Казанда 136,3 меңнән артык укучы дистанцион укуга күчте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алинә Бережная). Казанда 136,3 меңнән артык укучы дистанцион укуга күчте. Яңа форматтагы дәресләр махсус онлайн-платформаларда уза. Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Салават күпере» торак массивында 182-нче номерлы политехник лицейда булды, укытучылар һәм мәктәп укучылары белән аралашты һәм онлайн-дәресләрдә кайбер әти-әниләрнең дә катнашуын белде.

Мәктәптә дистанцион укыту «Сбербанк» һәм «ЯКласс» бушлай платформалары базасында уза. Бу ресурсларга 1880 лицеист та керә ала. Барлык укытучылар да сайланган платформаларда белем алган. Һәр дәреснең озынлыгы 30 минуттан артмый. «Бүгенге көн шуны күрсәтте, элемтәдә өзеклекләр бар - барлык укучылар да укытучы сөйләгәнне ишетми. Әгәр мондый проблема килеп чыкса, укытучылар кире элемтә өчен мессенджерларны кулланачак», - дип сөйләде шәһәр башлыгына 182-нче лицей директоры Руслан Дуженков.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, хәзер дистанцион укуга бөтен ил күчкән, һәм бу - укытучыларга да, мәктәп укучыларына да күнегергә кирәк булган өр-яңа формат. «Барыбызга да сабыр булырга кирәк, чөнки бөтен ил шушы хәлдә. бөтен кеше дә яңа уку форматына күнексен өчен берничә атна таләп ителәчәк», - дип билгеләде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы 5 «Б» сыйныфында инглиз теле дәресендә булды. Укытучы Инна Кабанова бу вакытта 36 укучы өчен дәрес бирде. «Мин балалар белән видеоэлемтә буенча аралашам, ресурслар бер үк вакытта 6-8 укучы белән элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде инглиз теле укытучысы. Илсур Метшин балалардан мәктәпне сагындыгызмы һәм укытуның яңа форматы ошадымы, дип кызыксынды. «Мәктәп һәм сыйныфташлар сагындырды, дистанцион рәвештә уку да күңелле», - диде балалар. Казан Мэры балаларга сабырлык һәм яхшы укуларын теләде. «Бераз түзик инде, хәзер дисциплиналы булырга һәм үз-үзеңне изоляцияләүнең барлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк - урамга чыкмаска, чиктән тыш тыңлаучан булырга», - дип мөрәҗәгать итте балаларга И.Метшин.

Шулай ук шәһәр башлыгы рус теле дәресендә 10 «А» сыйныфында булды, анда уку материалын 23 укучы үзләштерде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Колесова дистанцион белем бирүнең мөмкинлекләре зур - белем бирү платформалары аша дәресне алып бару гына түгел, укучыларның материалны ничек үзләштерүләрен дә тикшерергә мөмкин, дип сөйләде. «Программа балаларга визуаль рәвештә материал бирергә мөмкинлек бирә - мин укучылар дәрес темасын яхшырак үзләштерсен өчен төрле рәсемнәр тәкъдим итәм. Шулай ук балалар реаль вакыт режимында тавышлы хәбәрләр җибәрә ала», - дип сөйләде Анна Колесова. Укытучы сүзләренчә, дәрескә ата-аналар да кушыла, бу белем бирү процессын балалар өчен кызыклырак һәм мавыктыргыч итә.

Руслан Дуженков Мэрга мәктәптә хәзер 35 укытучы дистанцион рәвештә эшләве турында сөйләде. Барлык хезмәткәрләр дә битлек һәм перчаткалар белән җиһазландырылган, биналарда даими рәвештә дезинфекция чараларын кулланып, дымлы җыештыру уздырыла, ә катларда һаваның ионизаторлары урнаштырылган.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүген укытучылар табиблар белән беррәттән алдынгы урыннарда тора, һәм аларга зур җаваплылык йөкләнә - дөньядагы катлаулы хәлгә карамастан, балаларга белем бирү. «Сезнең профессионализмыгызда шик юк, сез теләсә нинди форматта эшли аласыз. Хәзерге вакыйгалар - барысы да вакытлыча, без җиңәчәкбез. Аның каравы, заманча технологияләр ярдәмендә бүген дистанцион укытып була, бу - яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр. Иң мөһиме, әлеге белем бирү традицион укытудан ким булмасын», - диде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы лицейда булган вакытта мәктәп укучыларының ташламалы категориясе өчен бушлай азык-төлек җыелмалары әзерләнүен күрде. 296 гаиләнең 343 укучысы пакетлар алды, аларга макароннар, сыер кәтлитләре, дөге, шикәр, ак май, сыекмай, сок, куертылган сөт кертелгән иде. Мәктәпләрдә халык күп җыелмасын өчен, ата-аналарга азык-төлек җыелмалары махсус график буенча бирелә. Казанда мондый азык-төлек җыелмалары белән аз керемле гаиләләрдән 24 мең 481 укучы тәэмин ителәчәк.

Лицейда шулай ук Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов булды.

Фоторепортаж
Казан Мэры 182-нче лицейдагы дистанцион дәресләрдә булды
Видеорепортаж
06.04.2020 16:47
Казан Мэры 182-нче лицейдагы дистанцион дәресләрдә булды
Барлык яңалыклар