В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 елда Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 20 меңнән артык кеше һөнәри юнәлеш бирү күнекмәләрен узган, шуларның яртысы диярлек – мәктәп укучылары.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март, Ксения Швецова). Шәһәр Мэры Мәгариф идарәсенә һәм район администрацияләре башлыкларына укучыларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсен хәл итәргә, аларга булачак һөнәрләрен сайлауда һәм шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кушты. «Бу эшнең мөһим юнәлеше, безнең барлык мәктәпләр дә аны кертергә тиеш. Балалар эшче белгечлекләрдә күнекмәләрне үзләштерә һәм куллана алсын өчен кирәк. Бүген квалификацияле белгечләр, эшчеләрнең хезмәт хаклары ак якалардан югарырак», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
«Балалар үз әти-әниләре һәм башка туганнары мисалларында гына юнәлеш тотарга түгел, ә төрле һөнәрләр турында белергә тиеш», – диде шәһәр башлыгы һәм бу эшкә мәктәп директорларын һәм сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итәргә кушты.
Мәшгульлек хезмәте даими рәвештә яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтте Казан халкының мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин. Узган ел нәтиҗәләре буенча һөнәр сайлауда 20 меңнән артык кеше ярдәм иткән, шуларның 10 меңгә якыны – укучылар.
«Моннан тыш, ел саен яшьләр һәм студентлар хезмәт отрядларында катнашучыларны эшче белгечлекләренә өйрәтү уздырыла. 2020 елда аны 208 студент узды», – дип өстәде Т.Муллин.
Әмма еш кына, теоретик белемнәр алгач, алар аларны гамәлдә куллана алмый. Сәбәпләр арасында – эшкә урнаштыру өчен эш урыннары чикләнгән һәм стажировкалар өчен мәйданчыклар юк, диде Халыкның мәшгульлек үзәге җитәкчесе.