Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 15:56

И.Метшин: «Балалар ял вакытында ял итеп кенә калмыйча, өстәмә белем дә алырга тиеш»

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, лагерьларда һәм шифаханәләрдә 30 меңгә якын Казан баласы ял иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Балаларның гармонияле үсеше өчен балалар сәламәтләндерү лагерьларында ялны оештыруның бердәм концепциясен булдыру мөһим. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.

Җәйге ял вакытында лагерьларда балалар, ял итеп яки сәламәтләнеп кенә калмыйча, яңа күнекмәләр алу һәм осталыкларын үстерү мөмкинлегенә дә ия булырга тиешләр. Һәр лагерьда олимпиадникларны әзерләү, лингвистика мәктәбе, вокал яки бию юнәлешләре кебек үз концепциясен эшләп бетерергә кирәк. Әлеге концепцияне сакларга кирәк, бу бик мөһим», - диде шәһәр башлыгы. Бу максаттан моннан 10 ел элек шәһәрнең «Ял» үзәге оештырылган иде, ул төрле юнәлештәге – иҗади, спорт, туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, экологик сменаларны тормышка ашыра. Әлеге вакыт эчендә балалар лагерьларында 100 меңнән артык бала ял итте. «10 ел элек без лагерьларны «Ял» шәһәр үзәгенә берләштердек. Бу идарә максатларында гына түгел, ә гомуми концепция өчен дә эшләнде», – дип билгеләде Казан Мэры.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, бу елның һәр лагерь сменасы баланың һәрьяклап гармонияле үсешенә, аны яңа уку елына әзерләүгә юнәлдерелгән иде. «Без ел саен баланы үстерүгә юнәлтелгән программаларны киңәйтергә тырышабыз, шуңа күрә балалар биредә актив ял итеп кенә калмыйча, яңа мавыгулар да тапсын, алган белемнәрен дә ныгыта алсыннар өчен шартлар тудырабыз», – дип сөйләде А.Фәизов.

Әйтик, спорт белән мавыгучы балалар өчен «Олимп» программасы оештырылган иде, сәнгать сөючеләр өчен «ART-Lab» программасы әзерләнде, анда балалар танылган рус драматурглары иҗаты белән таныштылар. «Без киләчәктән» тарихи сменасы зур популярлык казанды, анда уен формасында балалар дөнья тарихының кызыклы һәм мөһим чорлары турында белем алдылар.

А.Фәизов сөйләвенчә, гадәттәгечә зур халыкара вакыйгага багышланган смена оештырылган. Шулай итеп, балалар WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына багышланган «ПРОФ-kids» сменасында ял итә алганнар.

Funny English сменасы бу җәйнең яңалыгы булып тора, аның барышында балалар инглиз телен Канададан килгән тел белгечләре белән бергә өйрәнгәннәр.

Өченче җәй рәттән «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе педагоглары Кара диңгез буендагы «Приазовец» лагеренда Teenskills профиль сменасын оештыралар, анда балалар төрле эшче һәм техник белгечлекләр белән таныша. Быел сменага 150 бала килгән.

Катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга җәйге ялны оештыруга аерым игътибар бирелә. Казанның 519 баласы шәһәр яны лагерьларына һәм санаторийларына бушлай юлламалар белән тәэмин ителгән. «Мондый балалар өчен лагерьларда ял итү еш кына гаиләдәге авыр хәлдән аерылу, ә кайчагында нормаль һәм даими туклану, яшьтәшләре белән аралашу өчен бердәнбер мөмкинлек булып тора. Безнең психологлар даими рәвештә лагерьларга чыгалар һәм әлеге категория балалар белән психологик киеренкелекне киметү буенча эш алып баралар», – диде А.Фәизов.

Моннан тыш, сәламәтләндерү лагерьларындагы ял Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүче 39 бала, шулай ук Донецк һәм Луганск республикаларыннан килгән йөз бала өчен оештырылган.

Сәламәтләндерү лагерьлары фестивале җәйнең истәлекле вакыйгасы булды. Җәй дәвамында педагогик коллективлар һәм ял итүче балалар өч юнәлештә ярышты: интеллектуаль, спорт һәм иҗади. Фестивальнең финалы 15-нче августта «Заречье» лагеренда узды һәм җиңүчеләрне бүләкләү, муниципаль һәм республика бүләкләрен тапшыру һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Тулаем алганда, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, лагерьларда һәм шифаханәләрдә 30 меңгә якын Казан баласы ял итте.  https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/press-relizy/pochti-30-tysyach-detey-kazani-otdokhnuli-etim-letom-v-lageryakh-i-sanatoriyakh/ 13900 яшүсмер – мәктәп яны,
1845 – хезмәт һәм ял отрядларында, 7386 – 14 муниципаль лагерьда, 5981 – 11 предприятие, 144 бала палаткалы лагерьларда булган. Моннан тыш, балалар 5 ведомство һәм Кара диңгез буендагы лагерьларда, шулай ук 23 шифаханә тибындагы лагерьларда ял иткән.

Көз көне лагерьларда тагын 9959 бала ял итәчәк, шул исәптән көзге каникуллар вакытында профиль сменаларында 2681 бала, мәктәп яны лагерьларында 7278 бала өчен ял оештырылачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.09.2019
Видеорепортаж
16.09.2019 10:33
Бу җәйдә Казанда 30 меңгә якын бала лагерьларда һәм шифаханәләрдә ял итте
Барлык яңалыклар