Казан Мэры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киемнәр тегү буенча ательда булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киемнәр тегү буенча ательда булды. Шәһәр башлыгы кушуы буенча социаль проект ярдәм алды - берничә ай элек оешмага түләүсез нигездә Латыш Укчылары, 27 адресы буенча муниципаль бина бүлеп бирелде. Бүген зур булмаган җитештерүдән үсеп чыккан остаханә үзенчәлекле балалар өчен уникаль продукция чыгара.
Адаптацияләнгән кием ата-аналарның һәм балаларның тормышын җиңеләйтә
GT Dress маркасы астында чыгарылган проект авторы Далия Гайнанова Мэрга идеяне тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Далия үзе дә үзенчәлекле бала үстерә. 11 яшьлек Тимур тумыштан ДЦП белән интегә, күп күләмдә төкереге бүлеп чыгарыла. Аның өчен кием сатып алу һәрвакыт төп проблемаларның берсе иде - аны ательеда яки фабрикаларда заказ бирергә туры килде. 2015 елда «махсус» кием тегү буенча ателье булдыру идеясе килде. Беренче партияне тегү өчен, Далия улының коляскасын саткан. Үзебездә җитештерелгән беренче тәҗрибә элементар балалар изүлеге булды - кер юу өчен гади итеп эшләнгән плащ тукымалы банданка рәвешендә иде ул. Тормыш мондый продукциягә ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Сүз уңаеннан, күп күләмдә төкерек бүленеп чыгу проблемасы авыру балаларда гына түгел, инсульт кичергән өлкәннәрдә дә очрый, дип билгеләде Д.Гайнанова.
Ательеда эшләү елларында киемнең уникаль модельләрен эшли алганнар - алар уңайлы, синтетик булмаган тукымалардан һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларның физик үзенчәлекләренә туры килә. Адаптацияләнгән кием ата-аналарның һәм балаларның тормышын җиңеләйтә, киенү һәм чишенү вакытын кыскарта, тернәкләндерү өчен уңайлы, көндәлеккә кияргә яхшы, шулай ук операциядән соңгы чорда да уңайлылар. «Барлык өлгеләр кулдан эшләнә», - дип өстәде Д.Гайнанова.
2019 елда Далия Гайнанова кием-салым тегү өчен даими эш урынын булдыру, аны тәкъдим итү һәм киеп кару мөмкинлеге мәсьәләсен чишүне сорап Казан Мэриясенә мөрәҗәгать итте. Казан Мэрының «Мәрхәмәтле Казан» проекты линиясенең карары буенча әлеге социаль проект хуплау алды. Оешмага түләүсез нигездә Латыш Укчылары ур., 27 адресында урнашкан 87,2 кв.м мәйданлы төзекләндерелгән муниципаль бина бүлеп бирелде.
«Мондый ярдәм безнең эшне бик җиңеләйтте, мәйданны киңәйтергә, яңа эш урыннары булдырырга, зур киңлекләргә чыгарга, бәяләрне сакларга, яңа киемнәрне модельләштерергә мөмкинлек бирде», - диде Д.Гайнанова.
Урын өстендәге яки операциядән соңгы балаларга заказ бирергә мөмкин булган модельләр арасыннан шәһәр Мэрына ачык банданкалар һәм пөхтә шарфлар, функциональ бодилар, толстовкалар һәм ыштаннарны күрсәттеләр. Аутизмлы балалар өчен, мәсәлән, уку процессыннан читкә тайпылмасыннар өчен, замоклары арткы якта урнаштырылган костюмнар эшләнгән. Сүз уңаеннан, аларга булган ихтыяҗны коррекцион мәктәпләрнең директорлары да раслады. Гомумән алганда, GT Dress ательесының төп сере - киемнәрнең функциональлеге һәм замок, төймә һәм магнит тасмаларның уңайлылыгы. «Бөтен кием үзенә күрә үзенчәлекле ихтыяҗлар өчен җайлаштырылган. Мәсәлән, аңа тиз генә изүлекне беркетергә яки бер-ике төймә ярдәмендә җәлт кенә салдырырга була», - дип сөйләде проект авторы Илсур Метшинга.
«Әлеге эшне хәтта бизнес дип атап та булмый, чөнки бу сезнең социаль батырлыгыгыз»
Бүгенге көндә остаханә аена 700 берәмлек кием җитештерә. Балалар өчен изүлекләр - иң яхшы продукт. ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә аны сертификацияләүгә ирешелгән. Шулай ук җитештерү өчен тегү машиналарын сатып алуга микрозайм һәм үстерү өчен акча бүлеп биргәннәр.
Продукция социаль челтәрләр - Instagram һәм «Вконтакте» аша тормышка ашырыла. Моннан тыш, күп кенә заказлар хәйриячеләр хисабына тормышка ашырыла. Мисал өчен, «Альпари» фонды 50 гаилә өчен киемгә 80 мең сум җыйган. «Тагын без Икътисад министрлыгы грантын һәм Татарстан Республикасы Президенты грантын оттык. Икътисад министрлыгы гранты буенча без 130 баланы кием комплектлары белән тәэмин итә алдык, ә Президент гранты ярдәмендә 350 баланы кием белән тәэмин иттек. Проект әле һаман да тормышка ашырылу стадиясендә», - дип уртаклашты Д.Гайнанова.
Пандемия вакытында остаханә волонтерлар һәм сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен меңнән артык күп тапкыр кулланыла торган битлек тегә һәм тапшыра алган.
Казан Мэры тормышка ашырылган социаль проектның әһәмиятен билгеләп үтте. «Казанда 5 мең инвалид бала бар, һәм сез үз мисалыгызда, әни кеше буларак, шундый батыр адым ясый алгансыз. Сезнең игелекле бизнесыгыз үссен өчен ярдәм итәчәкбез һәм барысын да эшләячәкбез. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә үзләрен уңайлырак, стильле, модалы, матур хис итү өчен бик кирәк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук остаханәгә нигез салучыларны Эшмәкәр көне белән котлады. «Сезгә шундый изге эш башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге эшне хәтта бизнес дип атарга да кыен, чөнки бу сезнең социаль батырлыгыгыз. Без сезнең белән «Мәрхәмәтле Казан» кысаларында таныштык. Мин чыннан да шәһәребезнең бар яктан да яхшы булуын, мәрхәмәтле күңелле, ярдәмчел һәм булдыклы кешеләрнең күбрәк булуын телим. Сез үзегезгә әлеге гүзәл сыйфатларны берләштерәсез. Бернинди кыенлыкларга да карамастан, эшмәкәрлекнең уңышка ирешүен телим, сезнең күзләрегез янып торсын. Без үз ягыбыздан сезнең бизнес үсеш алсын өчен барысын да эшләячәкбез», - диде И.Метшин.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.