Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2021, 16:53

И.Метшин: «Илкүләм проектлар ярдәмендә дистә еллар дәвамында җыелган мәсьәләләрне хәл итә алабыз»

Мэр Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында киңәшмә үткәрде. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 182-нче номерлы «Сипкел» балалар бакчасы бинасында узды. Киңәшмәдә Мэр киләсе елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планына керәчәк объектлар исемлеген формалаштыру бурычын куйды.

«Без үзебезнең авырткан нокталарыбызны беләбез, бу мәгълүмат карарлар кабул итү өчен нигез булып тора»

Илкүләм проектлар Казанда 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла, быел аларның 10-сы буенча эш алып барыла, ул икътисадның һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларына кагыла. Өч ел эчендә илкүләм проектларны тормышка ашыруга Татарстан башкаласына 26,4 млрд сум җибәрелгән.

«Илкүләм проектлар масштабы ел саен тәэсир калдыра, алар ярдәмендә без дистә еллар буена тупланган мәсьәләләрне хәл итә алабыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин, киңәшмәне ачып. Әмма шәһәр хакимияте контролендә булган проблемалар кала. «Без үзебезнең авырткан нокталарны беләбез, кайда нинди объектлар җитешми. Күпчелектә безгә халык үзләре ярдәм итә – аларның активлыгы һәм ачыклыгы аркасында без бушлыкларны вакытында ачыклый алабыз. Без бу мәгълүматны җыябыз, ул карарлар кабул итү өчен нигез булып тора», – диде Мэр. «Без халыкның барлык кисәтүләрен игътибар белән тыңлыйбыз, әмма беренче чираттагы проектлар исемлеге территориядә яшәүче кешеләр саныннан, шулай ук проблеманың үзе масштабыннан чыгып төзелә», – дип аңлатты ул.

Соңгы өч елда гына да Казанда «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 4 гомуми белем бирү учреждениесе төзелде. Тагын 3 мәктәп шул ук чорда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча барлыкка килде. Шулай итеп, шәһәр мәктәпләрендә 9 меңнән артык өстәмә урын булдырылган, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. «Бу мәгариф учреждениеләре, һич арттырусыз, соңгы таләпләр буенча җиһазландырылган. Заманча шәһәр мәктәпләрендә балаларда хыялланган бар нәрсә дә бар – бассейннар, скалодромнар, футбол кырлары, йөгерү юллары», – дип билгеләде ул.

Шулай ук 6 меңнән артык яңа урын мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше нәтиҗәсендә булдырылган.

Әмма бу төзелеш күләмнәре дә, шәһәр башлыгы фикеренчә, җитәрлек түгел. «Казан миллионлы шәһәрләр арасында балалар учреждениеләре төзү буенча лидерлар рәтендә булуга карамастан, без мәгариф учреждениеләре җитмәүне тоябыз. Без уңай миграция исәбенә үсәбез, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны арта», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Уку йортлары җитмәү проблемасын алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Воронова да белдерде. «9 ай нәтиҗәләре буенча депутатларга меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның 20%-ы мәгариф һәм балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул итү мәсьәләләре белән бәйле. Узган ел алар 25%-тан бераз күбрәк иде», – дип хәбәр итте ул.

Мэр хәбәр иткәнчә, шәһәрдә яңа генераль план буенча уку йортлары төзү өчен 40 урын каралган. «Шәһәр хакимиятенең бурычы – уңайлы тормыш өчен инфраструктура тудыру», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

«Бу тишекләрне каплау программасы гына түгел, бу безнең коллегаларыбыз әле 50 ел элек хыялланган проектлар»

Шәһәрдә күп нәрсә урам-юл челтәре торышын яхшырту өчен эшләнгән. И.Метшин искә төшергәнчә, 2013 елда Универсиада үткәрү моңа беренче адым булды, чөнки юлларның 20%-ы диярлек норматив хәлгә китерелгән иде. «Бүген «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә Казан юлларының 83%-ы норматив хәлдә. Илкүләм проект максатлары нигезендә, 2024 елга бу күрсәткеч 85% тәшкил итәргә тиеш. Без алдынгы темплар белән барабыз, – дип игътибар итте Илсур Метшин. – Бу тишекләрне каплау программасы гына түгел, бу безнең коллегаларыбыз әле 50 ел элек хыялланган проектлар».

Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәр 2 км озынлыкта Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше тәмамланган. «Быел федераль проект кысаларында Зур Казан боҗрасын төзү эшләре дәвам итә, хәзерге вакытта Тихорецкая һәм Меховщиклар урамнарын киңәйтү эшләре алып барыла. Әлеге участокларның озынлыгы 4,2 км тәшкил итә», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Шул ук вакытта шәһәрдә Горький шоссесы – М7 федераль трассасына өстәмә чыгу юлы төзелеше бара. «Бу 15 км озынлыктагы гомумшәһәр өзлексез хәрәкәт урамы М7 ны Займище торак массивы янында Несмелов урамы белән тоташтырачак», – дип искәртте Игорь Куляжев. Бүген Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр дүрт полосалы автомобиль юлы төзелә.

Игорь Куляжев шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Быел Түбән Кабан күлен төзекләндерүнең ике чираты кысаларында зур эш тәмамланачак. Г.Камал исемендәге театр янындагы участокта навес, яктылык һәм тавыш җиһазлары, территорияне яшелләндерү буенча комплекслы чаралар, шулай ук яр буен кече архитектура формалары – эскәмияләр, чүп савытлары, навигация стендлары белән җиһазландыру планлаштырылган», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев. Гомумән алганда, Казанда 145 парк һәм сквер бар, гомуми мәйданы 432 гектар – 2011 ел белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта Казанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә 2020 елда Себер тракты буенча яңгыр сулары канализациясе челтәрләрендә чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. «Иделне сәламәтләндерү» төбәк проекты буенча канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә (1 нче этап).

Киңәшмә азагында Илсур Метшин алга таба да илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга һәм Казан объектларын булачак программаларга кертү өстендә эшләргә өндәде. «Көз – киләсе елга программалар формалаштыру чоры, шул ук вакытта без хөкүмәттән хезмәттәшләр белән Казанның илкүләм проектларда катнашуын яклыйбыз. Бу эшне контрольдә тотуыгызны сорыйм», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
И.Метшин 182-нче номерлы балалар бакчасында Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды
Видеорепортаж
16.09.2021 14:47
Илсур Метшин Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды
Барлык яңалыклар