Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2021, 12:35

И.Метшин: «Авария хәлендәге торак – теләсә кайсы шәһәр афәте, меңьеллык Казан өчен бу аерым зур проблема»

Татарстан башкаласында 2023 елга кадәр халыкны тагын 18 авария хәлендәге йорттан күчерәчәкләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 2023 елга кадәр ике елга алданрак 18 йорт күчереләчәк. Яңа торакка 681 кеше күчәчәк. «Әгәр башта программа 2025 елга кадәр исәпләнгән булса, аннары Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сроклар 2023 елга күчте. Иртәрәк тә эшләрбез дип уйларга нигез бар. Без нәкъ менә шундый максат куябыз», – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.

Хәзер Казанда гражданнарны 2019-2023 елларга авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлгә ашырыла. Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 51 йорт кергән. Бу йортларда 1448 кеше яши, дип искәртте Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов. Программаны финанслауның гомуми күләме 974,9 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 623,7 млн сум – федераль бюджеттан, 344,2 млн сум – төбәк бюджетыннан һәм 7 млн сум – җирле бюджеттан.

Өч ел эчендә – 2019 елдан 2021 елга кадәр – 33 авария хәлендәге йорт күчерелгән, 733 кеше яңа торакка күчкән. Хәзер калган гражданнарны күчерү дәвам итә, дип хәбәр итте Р.Шәмсетдинов.

Шулай итеп, 2023 елга кадәр, Совет районындагы Стадион һәм Патрис Лумумба урамнарында 681 кешене һәм шәһәрнең Киров районындагы 16 йортта яшәүчеләрне вакытыннан алда күчерү планлаштырыла. Сентябрь ахырында ТР Президенты карарын үтәү башланды: 82 гаилә ачкычлар алды һәм күченә башлады.

Программа шартлары буенча шәһәр халкына авария хәлендәге торакта бүлмәләр саны буенча тигез булган яңа төзекләндерелгән фатирлар бирелә, дип искәртте Торак сәясәте идарәсе башлыгы. «Заманча стандартлар буенча төзелгән яңа фатирларның мәйданы авария хәлендәге торактан 30-40%-ка зуррак, һәм бу өстәмә квадрат метрларны казанлылар бушлай ала», – дип ассызыклады ул.

И.Метшин эш темпларын киметмәскә һәм программаны яңа билгеләнгән сроктан иртәрәк үтәргә чакырды.

Программа алдыннан 2012-2017 еллар программасы бар иде – ул вакытта федераль һәм республика бюджетлары ярдәме белән 109 күп фатирлы йорт күчерелде, 3,5 меңнән артык шәһәрле яңа торакка күчте.

Үз көчләре белән Казан муниципалитеты авария хәлендәге торактан тагын 1600 кешене күчергән. 573 муниципаль фатир ачыклан, әзерләнгән һәм гражданнарга тапшырылган.

«Кызганычка каршы, авария хәлендәге йортлар соңгылары түгел. 2017 елның гыйнварыннан тагын 61 күп фатирлы йорт авария хәлендә дип танылды, аннан 2029 шәһәрлене күчерергә кирәк», – диде Ренат Шәмсетдинов. Әлеге йортларда яшәүчеләр ил җитәкчелегенең авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча федераль программаны дәвам итү турындагы карарын көтә, дип өстәде ул.

«Авария хәлендәге торак – теләсә кайсы шәһәр афәте, меңъеллык Казан өчен бу аерым зур проблема», – дип килеште И.Метшин.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев программасы ярдәмендә тузган торакны бетерү буенча иң күп мәсьәлә хәл ителде, дип өстәде Мэр. «Шуңа да карамастан, авария хәлендәге йортлар бездә калды. Аларны ремонтлау – иске тунга алтын төймәләр тегү белән бер. Әмма бер генә муниципалитетка да яңа торак сатып алу мөмкин түгел, шуңа бәйле рәвештә федераль программаны Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашыру бәяләп бетергесез. Программа эшләячәк һәм туктатылмас дип өметләнәбез».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.12.2021
Видеорепортаж
20.12.2021 14:02
Казанда авария хәлендәге торактан күчерү программасын алданрак тормышка ашыралар
Барлык яңалыклар