Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2021, 15:08

И.Метшин: «Шәһәр архитектурасы үсеп китте, кызыграк һәм аңлаешлыракка әйләнде»

Мэр шәһәрнең тарихи җирлек территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эш төркеме утырышын үздырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казан Башкарма комитетында шәһәрнең тарихи җирлеге территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Аны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрде. Комиссиядә 12 проект каралды, шуларның 11-е Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка килештерүгә тапшырылачак. Тагын бер проектны эшләп бетерергә кирәк булачак.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мондый эшлекле очрашулар шәһәрнең архитектура үсеше өчен зур әһәмияткә ия һәм үз җимешләрен китерә. «Мин Президентның бу мәсьәләләрне коллегиаль рәвештә хәл итү карары ни дәрәҗәдә дөрес булуын аңладым – башта архитектура идарәсе дәрәҗәсендә, аннары Казан Мэриясендә. Шәһәр архитектурасы үсеп китте, кызыграк һәм аңлаешлырак булды. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә безгә җирле девелоперлар гына түгел, башка республика һәм илләрдән эшмәкәрләр дә килә. Димәк, алга таба үсәргә урын бар. Болар барысы да бик зур эш, һәм үсеш дәрәҗәсе сөендерә», – диде Мэр.

Утырышта катнашучылар фикер алышкан беренче объект Адмиралтейская урамында урнашкан торак комплек булды. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләгәнчә, әлеге комплекс белән шөгыльләнүче команда зур эш башкарган, җирлекнең тарихын өйрәнгән һәм үз проектын эшләп бетергән. «Бу урын барыбызга да таныш. Ул Казансу елгасының иске үзәне белән чиктәш. Объект 7 каттан тора – бу нормативлар чигендә. Белгечләр инде формалашкан барлык җәяүлеләр элемтәләрен исәпкә алды һәм яңаларын билгеләде. Бездә шулай ук Урицкий урамыннан Зилант монастыре күренеп торсын дигән үтенечләр дә бар иде. Барлык бу кисәтүләр исәпкә алынды», – дип хәбәр итте ул.

Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин билгеләп үткәнчә, архитектура буенча объект яхшы һәм уңайлы башкарылган, әмма территориягә кагылышлы кайбер кисәтүләр бар. Катнашучылар, рельефны яхшырту буенча тәкъдимнәрне исәпкә алып, проектны хупларга дигән карар кабул иттеләр.

Петербург урамындагы сәүдә-кунакханә комплексы да катнашучылар тарафыннан хупланган. Аның буенча фикер алышу барышында Илсур Метшин проектны эшләп бетерергә тәкъдим итте.

Петербург урамындагы кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс, Мәскәү урамындагы торак булмаган бина белән төзелгән 4 катлы торак йорт, Нариманов урамындагы торак булмаган бүлмәләре булган күп фатирлы торак йорт, Курашов урамындагы шәхси торак йорт проектлары да кисәтүсез хупланды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар «Казансу» подстанциясе бинасының тышкы кыяфәтен архитектур хәл итү проектын һәм Яхин, Чернышевский, Гаяз Исхакый һәм Мәскәү урамнары белән чикләнгән кварталны үстерү концепциясен хуплады. Шулай ук Подлужная урамындагы ТР Министрлар Кабинеты автотранспорты өчен күп катлы хезмәт гаражы проекты да килештерелде.

Достоевский урамы буенча торак комплекс төзү концепциясе фикер алышу китереп чыгарды, аерым алганда, Чехов урамындагы объектның күренеше. Дискуссиядән соң экспертлар гомуми карарга килделәр һәм проектны хупладылар.

Эшче төркем әгъзалары 25 нче Октябрь урамында урнашкан Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 20 нче номерлы районара инспекциясе бинасына да үз бәясен бирде. Казанның баш архитекторы сөйләгәнчә, объектның тышкы күренеше буенча сораулар бар, чөнки объектка якын урнашкан ике бина тарихи яктан кызыл кирпечтән булган, хәзер штукатурланган. Илсур Метшин район администрациясе башлыгы белән бергә милекчеләр белән әлеге ике объект буенча аларның планнары турында фикер алышырга тәкъдим итте. «Бу безгә кайчан да булса биналарны кызыл төсле кирпеч төсенндә реставрацияләрләр, дип фараз кылып утырмыйча, нигезле карар кабул итәргә ярдәм итәчәк», – дип шәрехләде И.Метшин.

Утырышта катнашучыларда Калинин урамындагы кунакханә комплексының 3-нче чираты проекты күп сораулар тудырды. Казан Мэры архитектура карарын яңадан карарга һәм бу проектны эшләп бетерергә йөкләде.

Фоторепортаж
Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясендә объектлар төзү һәм реконструкцияләү буенча эш төркеме утырышы, 12.11.2021
Видеорепортаж
12.11.2021 13:14
Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясендә объектлар төзү һәм реконструкцияләү буенча эш төркеме утырышы, 12.11.2021
Барлык яңалыклар