Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2018, 14:25

И.Метшин: “Норматив нигезгә кертелгән 1600 үзгәреш – хезмәтләрне электрон формага күчерү барышында узган юл бу”

Казан Мэры “Бердәм муниципаль хезмәтләр бирү үзәге” проектын гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль хезмәтләрне электрон формага күчерүне дәвам итәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Екатерина Виславская). Муниципаль хезмәтләр алуны шәһәрлеләр өчен уңайлы итәргә чакырды бүген Казан Мэры Илсур Метшин: 2018 елың 31 декабрендә электрон формага 25 иң популяр муниципаль хезмәт күчереләчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин искәртеп үткәнчә, “Бердәм муниципаль хезмәтләр бирү үзәге” бер ел элек старт алды, анда Башкарма комитетның 4 структур бүлекчәсе катнаша: Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Тышкы төзекләндерү комитеты һәм Шәһәр төзелеше рөхсәтләре комитеты. Алар 53 муниципаль хезмәт күрсәтә, алар арасыда иң популяр 16 хезмәт инде күчерелде. Проект гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан күчерелгән 16 хезмәт буенча аларны күрсәтү вакыты 1,8 тапкырдан 5,6 тапкырга кадәр кимегән.

Хезмәтне күрсәтү вакыты гына кимеми, мәгълүмат белән алмашу бары тик электрон формада гына башкарыла башлады. Бүген Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе көче белән 5 муниципаль хезмәт тулысынча электрон формага күчерелде. Ел азагына кадәр электрон форматка күчерелгән хезмәтләр санын 25-кә җиткерергә планлаштырыла.

“Казан күптәннән муниципаль хезмәтләрнең ачык, тиз, уңайлы күрсәтелүен тели. Бу хакта игълан итү – бер эш, икенчесе – аны башкару. Хәтта, бер үк бинада идарәләребезнең архивлары һәм мәгълүматлары төрле. Алар һәрвакытта да үзара кисешми. Шуңа күрә, бу чынлап та бик зур юл, ә без аның башында, - диде Илсур Метшин. – Теләкләр өлкәсеннән төгәл регламентларга күчеп барабыз. Норматив нигезгә 1600 үзгәреш кертелде – бу без үткән юлның бәясе”.

Ул билгеләп үткәнчә, казанлылар интернет аша популяр муниципаль хезмәтләрне ала алырга тиеш. “Хезмәттәшләр, сезне тагын бер тапкыр эшкә көйләргә телим! Залда утыручы җитәкчеләрнең аңлавыннан күп нәрсә тора. Казанның ничек үзгәрүен күрәбез – шәһәребез төзек, чиста. Ләкин бу чисталык һәм төзеклек көндәлек эшебездә дә булырга тиеш. Эчке төзелеш Казанның “йөзенә” туры килергә тиеш.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.06.2018
Видеорепортаж
25.06.2018 11:17
Ел азагына кадәр Казанда 25 муниципаль хезмәт тулысынча электрон формага күчерелә
Барлык яңалыклар