Казан Мэры республикада узачак президент сайлауларында ТР башлыгын хуплавы турында белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Зилә Гайфи). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе срокка сайланырга ниятләвен белдерде. Казан Мэры Илсур Метшин ТР башлыгының республикада булачак президент сайлауларында катнашу карарын хуплады. «Алдагы срокларда Президентыбыз ярдәмендә эшләгән зур, иҗади, матур вакыт аралыгы өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Татарстан башкаласында бүгенге көндә булган барлык мөһим вакыйгаларны, барлык казанышларны без Президент Рөстәм Миңнеханов исеме белән бәйлибез», - диде бүген шәһәр башлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.
Илсур Метшин Татарстан Президентының республика һәм аның башкаласы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Әлбәттә, без хыяллана беләбез. Без һәрвакыт үзебезнең планканы югары күтәрергә тырышабыз. Ләкин 10 ел элек бу чорда тормышка ашырылган программалар турында хыяллана да алмадык. Бу - моңарчы күрелмәгән президент программалары, күпчелек очракта Идел буенда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә аларның аналоглары бөтенләй юк. Әлбәттә, алар татарстанлыларның, бигрәк тә казанлыларның тормышын тамырдан үзгәртте. Без Президентыбызга чын күңелдән рәхмәтле һәм чын ихластан хуплыйбыз, аның җитәкчелегендә республиканың хезмәт сөючән кешеләре белән бергә эшли алуыбызга рәхмәт йөзеннән, сайлаулар лаеклы үтсен өчен барысын да эшләячәкбез», - диде Мэр.
«Ышанам ки, хәтта яңа бурычлар да - ә коронавирус кыска вакыт эчендә безнең тормышыбызны бик нык үзгәртте - хәтта алар да тизлекне җыеп, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алга баручы «Татарстан» дип аталган локомотивны туктата алмаячак. Бездә җитди ныклык запасы, зур планнар һәм тормышны яхшыга үзгәртү теләге бар. Ходай кушса, без моны Рөстәм Миңнехановның яңа срогында бергәләп эшләячәкбез, - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Бүген «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов яңа срокка чыгарга үз кандидатурасын тәкъдим итәргә карар кылуын раслады. «Минем өчен сезнең ышанычыгыз - Татарстан һәм аның халкы турында ихлас кайгыртучы кешеләрнең ышанычы - бик мөһим һәм кыйммәтле. Бүген иң мөһиме - Татарстан халкының нормаль эшчәнлеген тәэмин итү. Ярдәм барысына да кирәк! Россия Президенты Владимир Путин республика эшенә югары бәя бирде. Минем өчен аның Татарстан казанышларын уңай бәяләве һәм яңа срокка тәкъдим ителүемне хуплавы бик мөһим. Безгә республикада бара торган уңай үзгәрешләрне саклап калу һәм арттыру мөһим. Мин теләсә нинди бурычларга әзер. Бергә эшләрбез!» - дип өземтә китерә ТР Президенты сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Бердәм тавыш бирү көне 2020 елның 13-нче сентябрендә узачак. Бу көнне Татарстанда яңа президентны, җирле совет депутатларын, шулай ук Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатларын сайлаячаклар.