Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2018, 18:06

И.Һидиятов: “Мәктәп автобусларының барлык маршрутлары куркынычсызлык таләпләренә туры килә”

Казан Башкарма комитетында куркынычсыз юл хәрәкәте буенча шәһәр комиссиясе утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Екатерина Виславская). Мәктәп автобусларының барлык маршрутлары куркынычсызлык таләпләренә туры килә, дип хәбәр итте бүген Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов куркынычсыз юл хәрәкәте буенча шәһәр комиссиясе утырышында. Ул билгеләп үткәнчә, автопаркны яңарту планлаштырылган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров рәислегендә үткән утырыш Казан Башкарма комитетында үтте, анда хокук саклау органнары, шәһәр районнары администрацияләре, Тышкы төзекләндерү комитеты, Транспорт комитеты, автотранспорт предприятиеләре вәкилләре катнашты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе җәйге каникуллар вакытында балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү турында сөйләде. Ял алдыннан һәм ел дәвамында әлеге темага багышланган шәһәрдә очрашулар, бәйрәмнәр, лагерьларда тематик сменалар һәм җыелышлар үткәрелә. Илнар Һидиятов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә аерым тукталды. Хәзерге вакытта учреждениеләрнең 70 процентында разметкалы мәйданчыклар һәм күчмә юл билгеләре бар. 13 балалар бакчасы автошәһәрчекләр белән җиһазландырылган, 153-ендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинетлары һәм 51-ендә “автокласслар” бар.

“Яңа уку елына әзерлек барышында, балалар төркемнәрен йөртүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, мәктәп автобусларының маршрутларын комиссия тикшерде. Бүгенге көндә барлык маршрутлар да куркынычсызлык таләпләренә туры килә”, - диде ул. Ул билгеләп үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына автопарктагы 8 автобусны яңарту өчен гариза бирелгән.

Илнар Һидиятовка Казан прокуратурасы вәкиле мөрәҗәгать итте. Ул яңа уку елында укучыларны ут кайтаручы элементлар белән тәэмин итү һәм мәгариф учреждениеләрендә юл куркынычсызлыгы паспортларының туры килү мәсьәләләренә игътибар юнәлтергә чакырды. “Бу бик мөһим, ул җәяүлеләр иминлегенә йогынты ясый - диде ул. – Аларны тәртипкә китерергә кирәк, һәр учреждениедә алар күренеп тора торган урында булырга тиешләр”.

2018 елның гыйнвар-июль айларында Казан юлларындагы хәлне Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков сөйләде. “Казанда 7 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләре саны артты: 1056 юл-транспорт һәлакәте, 22 кеше һәлак булды, 1245 кеше тән җәрәхәтләре алды. Саннар гаҗәеп зур”, - диде ул.

Игорь Новиков юл йөрү кагыйдәләрен бозуның катгый очраклары, Казанның автотранспорт предприятиеләрендә тикшерүләр, Дәүләт автоинспекциясе уздырган рейдлар һәм шәһәр юлларында булган проблемаларны хәл итү турында сөйләде.

Казанның автотранспорт предприятиеләре вәкилләре юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан хезмәткәрләре белән эш барышы турында сөйләделәр.

Казанның урам-юл челтәре торышына Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Дамир Шәйхетдинов та әйләнеп кайтты. Ул юлларда агымдагы эшләр барышы хакында сөйләде. Аның сүзләре буенча, ел саен шәһәрдә Башкарма комитет, районнар администрацияләре вәкилләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында юлларны һәм ясалма корылмаларны тикшерү эшләре башкарыла. “Агымдагы елда юл кампаниясе “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проекты белән башланды, аның төп объектлары футбол буенча дөнья чемпионаты маршруты буенча үтәләр. Проект кысаларында 39 урамның 24-е тулысынча төзекләндерелде, 15-ендә эшләр дәвам итә, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбсары. – Казанның урам-юл челтәрен норматив халәткә китерү максатында 83 урамда һәм 14 җәяүлеләр сукмагында төзекләндерү эшләре каралган. Бүгенге көндә 64 урамда һәм 14 җәяүлеләр сукмагыда эшләр башкарылган, 22 урамда эш дәвам итә”. Ул билгеләп үткәнчә, бу эшләргә барлыгы 5,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.

Барлык яңалыклар