В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Башкарма комитеты ТР Экология министрлыгы белән берлектә начар ис чыганагын һәм аны бетерү юлларын тапты.
Фото: Денис Гордийко
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Айрат Шиһапов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, «ПЖКХ» идарәче компаниясенең баш инженеры вазифаларын башкаручы Алмаз Зыятдинов, экологлар, чүплек рекультивациясен башкарган подряд оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
ТР экология министры урынбасары Айрат Шиһапов аңлатканча, башта ведомство белгечләре Самосырово чүплеген рекультивацияләү барышында салынган изоляцияләүче мембрананың бөтенлеге бозылу һәм аның астыннан чүплек газларының күтәрелүе аркасында барлыкка килгән, дип фаразлаган. Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Экология министрлыгы Самосырово чүплеге санитар-яклау зонасы чигендә күкерт-водородның ике тапкыр артуы ачыкланды, дип хәбәр итте.
Әмма тикшерү барышында ис Самосырово калкулыгыннан чыккан дигән гипотеза расланмады. Киңәшмәдә катнашучылар Самосырово калкулыгын әйләнеп чыктылар, аның түбәсенә күтәрелделәр, рекультивация барышында билгеләнгән махсус дегазация системасы торбаларын карадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тепловизорлар белән калкулык өслеген тикшерделәр, ләкин җылылык чыгу урыннары табылмады. Шулай итеп, өслеккә нинди дә булса чүплек газларының чыгуы турындагы фикер расланмады. Газ белән пычрану һәм начар ис чыгу билгеләре шулай ук табылмады, шул исәптән чүплек тәнендә җыелган газ чыга торган торбалар янында да.
Мәгълүм булганча, Самосырово чүплеген рекультивацияләү барышында аның биеклеге проект нигезендә кечерәйтелгән, тау битләре сөзәкләнә төшкән, дренаж системасы һәм дегазация системасы монтажланган, «чүп-чар Эвересты» тулысынча гидроизоляция мембранасы белән капланган һәм өстән бер метр калынлыктагы туфрак белән ябылган. Бүген элеккеге полигон яшел калкулык булып тора. Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең соңгы этабына старт агымдагы елның маенда бирелде - ул вакытта белгечләр элеккеге чүп полигоны урынында барлыкка килгән калкулыкны яшелләндерүгә кереште. Ул чагында 500 эре үлчәмле агач һәм мең куак утыртылды, калкулыкның бөтен өслегенә үлән чәчелде.
«Без бу чүплек проблемасын хәл итү буенча бик зур эш башкардык. Рекультивация барышында ирешкән нәтиҗәләрне үзегез күрәсез - хәзер инде монда чүп-чар булуына ышанып та булмый, - диде И.Гыйниятуллин. - Бүген Самосырово калкулыгында яшелләндерү эшләре дәвам итә: «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре агымдагы көздә монда тагын 8500 агач һәм куак үсентесе утыртканнар.
Исегезгә төшерәбез, Самосырово чүплеге мәйданы рекультивациягә кадәр 32 га тәшкил иткән, ә биеклеге - 45 метр. Чүплек стихияле рәвештә барлыкка килгән, һәм 60-нчы еллардан монда 45 млн. тоннадан артык калдыклар җирләнгән, алардан начар ис чыгу белән бергә, даими рәвештә янып китү очраклары да булган. Чүплекне рекультивацияләүгә старт 2016 елда бирелде. Рекультивациянең техник этабы ике елдан соң тәмамланды.
Самосырово калкулыгыннан соң киңәшмәдә катнашучылар гамәлдәге «Восточный» полигонына киттеләр, ул төзекләндерелгән территориядән 600 метр ераклыкта урнашкан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, стихияле рәвештә барлыкка килгән Самосырово чүплегеннән аермалы буларак, әлеге полигон 2017 елда барлык нормаларны һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп оештырылды. Аны үз җир кишәрлегендә калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә торган «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясе төзегән. Яңа полигон заманча технологияләр буенча төзелгән һәм эшли: аның нигезе герметик мембрана тасмасы белән капланган, ә чүпнең һәр катламы туфрак белән күмелә. Полигон тутырылганнан һәм ябылганнан соң проект тарафыннан алга таба рекультивацияләү каралган.
Башта «Восточный» Казанга гына исәпләнгән. Бу чүп полигонының беренче картасының куәте биш елга җитәчәк, дип планлаштырылган иде.
Әмма Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе кертелгәннән соң, вәзгыять үзгәрде. 2019 елның 1-нче гыйнварыннан «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Казан территориясеннән һәм Татарстанның көнбатыш өлешендәге 21 муниципаль районыннан чүп-чар чыгару өчен җаваплы төбәк операторы булды. Төбәк операторының максаты - каты коммуналь калдыкларны җыю һәм алып чыгу, сортларга аеру, куркыныч калдыкларны һәм икенчел чималны алга таба эшкәртү өчен алу, эшкәртелми торган калдыкларны имин утильләштерү.
Казан белән күрше муниципаль районнарда полигоннарның эш срогы узу сәбәпле, «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казандагы «Восточный» һәм Химическая урамында урнашкан полигоннар аларның калдыкларын бердәнбер күмү урыны булды. Полигоннарга йөкләнеш җитди үсте. Нәтиҗәдә, «Восточный» полигонында чүп калкулыгы биеклеге инде 25 метрга җиткән, һәм аның ресурсы сарыф ителгән диярлек.
Полигон проектында калдыкларның утыруына ярдәм итүче һәм янгынны булдырмый торган сугару системасы каралган. «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмифаларын башкаручы Алмаз Зыятдинов аңлатканча, калдыклар массивыннан чыккан сыеклык махсус буада җыела һәм саклана. Су өсте тигезлеге күтәрелгәндә, буа өслегендәге сыеклык насос станциясе тарафыннан полигонны сугару системасына җибәрелә, калдыкларның өслеге дымлана һәм таралу процессында парга әверелә.
Сугару системасы полигонны эксплуатацияләүнең бөтен срогы дәвамында файдаланылды. Шул ук вакытта моңа кадәр халыктан начар исләргә шикаятьләр килмәгән.
Хәзер ямьсез ис чыгуда чүп-чар морфологиясенең үзгәрүе мөһим роль уйнаган, дип фаразлана. Татарстан Республикасы районнары калдыклары составында органика өстенлек итә.
«Восточный» полигонына йөкләнеш, бүген Казанга республиканың дүрт районыннан - Лаеш, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнарыннан - чүп-чар ташуга бәйле рәвештә, кискен үсте һәм шул сәбәпле Самосырово районында начар ис барлыкка килде. Еш кына бу - терлекчелек һәм үсемлекчелек, азык калдыклары. Аларның таркалу процессы кискен исләр белән озатыла, бу күрше торак массивларда яшәүчеләр өчен ис сизү дискомфорты булдыра», - дип саный Искәндәр Гыйниятуллин.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: проблеманы хәл итү өчен Казан белән күрше районнардагы муниципаль полигоннарның эшен ашыгыч рәвештә торгызу һәм ТР башкаласына калдыкларны аларның территорияләреннән кертүне туктату зарур. «Восточный» полигонына килгәндә, милекчегә сугару процессында, ул сасы ис чыгармасын өчен, чүплек сыекчасы өчен чистарту корылмаларын проектлаштырырга һәм төзергә кушылган.
Бу сорау Казан Башкарма комитеты һәм ТР Экология министрлыгы контролендә тора. Һаваның торышын күзәтү дәвам итәчәк.