Казан халкын икенчел чимал эшкәртү принциплары белән таныштыруны дәвам итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Казанда калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә инде берничә ел дәвамында аерым игътибар бирелә, Татарстан башкаласы Россиядә каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю проектын масштаблы гамәлгә ашыруда беренче шәһәрләрнең берсенә әверелде, дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.
«Бүген калдыклар белән эш итүнең «Чиста ил» федераль программасында язылган төп принциплары безнең шәһәрдә 2008 елда ук тормышка ашырылды, нульдән башлап калдыклар белән эш итүнең бөтен инфраструктурасы булдырылды - контейнерлардан алып чүп-чарны төрләргә аеру һәм заманча полигоннарга кадәр - диде И.Гыйниятуллин. - 2018 елда Авиатөзелеш районында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча пилот проект старт алды. Бүген бу проект бөтен шәһәрне колачлый, аның кысаларында һәр йортта калдыкларны дуаль җыю өчен шартлар тудырылган».
Каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен шартлар Казан ишегалларында гына түгел, ә социаль учреждениеләрдә дә дә булдырылган. «Бу эшне без, кабул ителгәнчә, үзебездән башладык. Башкарма комитетның барлык учреждениеләре, шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, батареялар һәм лампочкалар җыю өчен савытлар белән җиһазландырылган, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул шулай ук искә төшергәнчә, гыйнварда Казанның 20 мәктәбендә фандоматлар кертү проекты старт алды. Уку елы башында Казан Мэры Илсур Метшин икенчел чималны фандоматлар ярдәмендә актив тапшырган укучыларны бүләкләде.
Әмма калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү эше инфраструктураны камилләштерү белән генә чикләнми, дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин. «Бездә мәктәпләрдән икенчел чимал җыю пунктларын ясау максаты юк. Һәм без инфраструктураны булдырып кына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин түгеллеген аңлыйбыз, шуңа күрә агарту һәм тәрбия эшенә зур игътибар бирергә кирәк», - диде ул.
Халыкны агарту эшенең бер өлеше CUBE контейнер үзәгендә ачылган күргәзмә булачак, андагы барлык экспонатлар икенчел чималдан эшләнгән, дип саный И.Гыйниятуллин. Биредә шәһәр халкы төрләргә бүленгән чүп-чар калдыклары белән эш итүнең бөтен циклын ачып бирүче икенчел чимал эшкәртү этапларын күрә алачак. Күргәзмәдә эшкәртү барышында пластиктан алына торган гранулаларны һәм алардан ясалган предметларны - рюкзакларны, кием-салымны, яңа төргәкне һәм башкаларны тотып карарга мөмкин.
Экспозицияне караганнан соң, махсус билгеләнгән сенсор экраннарында килүчеләр алынган белемнәрне ныгыту өчен экоуенда уйный һәм бүгенге көндә нинди чүп-чарны эшкәртергә, ә нәрсәне - юк икәнен ачыклый ала.
Экспозиция Татарстан белән хезмәттәшлек кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Coca-Cola компаниясе тарафыннан эшләнгән Zero Waste Park проекты кысаларында барлыкка килде. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Горки-Әмәт урманында 200-дән артык чүп-чар җыю савытларын урнаштырудан башланды, тагын 66 чүп савыты Урицкий исемендәге паркта урнаштырылган. Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров хәбәр иткәнчә, проект кысаларында 3 тоннадан артык файдалы фракцияләр чыгарылган.