Язучы бу елның көзендә узачак әдәби-музыкаль фестивальдә катнашырга ниятли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанда туып-үскән язучы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерү ахырына якынлаша. Узган дүшәмбедә Казан сәхнәләре Кремль диварлары янында төшерелде, ә февраль азагына Лаеш районында һәм Пермьдә эшләрне тәмамлау планлаштырыла, бу хакта экранизация әзерләүче "Русское" кинокомпаниясенең башкарма продюсеры Илья Папернов белдерде.
Роман авторы Г.Яхина сөйләгәнчә, ул төшерү мәйданчыгында бер генә тапкыр, зган елның сентябрендә Лаешта Семрук Бистәсе сәхнәләре төшкәндә, булган. "Минем фикеремне ишетү өчен, беренчел монтажны миңа күрсәтергә теләүләрен беләм, һәм мин моны бик шатланып эшләячәкмен. Хәер, социаль челтәрләрдә бик күп санда күргән фоторәсемнәр мине бик куандыра. Һәрхәлдә, картина бик лаеклы!",- дип уртаклашты язучы.
Кино төшергән вакытта фильмны Казанда күрсәтү идеясе барлыкка килде, детальләр буенча әлегә фикер алышына. "Әлегә сүз премьераның сентябрьдә үткәрелә торган "Аксенов-фест" кысаларында узарга мөмкин булуы турында бара. Һәрхәлдә, фестивальгә килергә җыенам, ул минем өчен бик мөһим һәм әһәмиятле. Монда беренче пар серия күрсәтелер дип ышанам", - диде Яхина.
Язучы "Аксенов-фест" әдәби-музыкаль фестивалендә актив катнаша. Әйтик, узган ел Казан студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары аның "Деревянная Казань" тексты буенча диктант яздылар.