Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2023, 13:26

Гүзәл Сәгыйтова Казанда инклюзия үсеше турында: «Безнең өчен сан гына түгел, сыйфат та мөһим»

ТР башкаласында инклюзив сыйныфлар саны тугыз тапкыр артты

Фото: Марат Мөгыйнов

Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Казанда инклюзив белем бирүне үстерү зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә шәһәр мәктәпләрендә 1162 инвалид бала белем ала, өйдә укымыйча, мәктәпләрдә белем алучы балалар саны 4,5 тапкырга арткан. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Инде билгеле нәтиҗәләр бар. Шулай итеп, инклюзив сыйныфлар саны биш ел эчендә 9 тапкырга арткан. Өйдә укымыйча, мәктәпкә барып белем алучы инвалид балалар саны 4,5 тапкырга арткан. Безнең команда эшендә инклюзия темасы өстенлекләрнең берсе. Юл картасы бар, якын киләчәккә куелган бурычларны аңлау бар. Бу юнәлештә эзлекле рәвештә һәм системалы рәвештә хәрәкәт итәчәкбез», - диде Илсур Метшин.

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны адаптацияләү, социальләштерү һәм индивидуаль озата бару буенча эш системасы булдырылды. Бүгенге көндә шәһәрдә барлык 7 нозология буенча 45 база мәктәбе эшли. Мондый мәктәпләргә ишетү, күрү сәләте, сөйләме һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган, психик үсеше тоткарланган, акыл ягыннан артта калган, аутизм спектры бозылган балалар йөри, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Моннан тыш, ул балаларга күпкә тизрәк социальләшергә ярдәм итә торган ресурс класслары булдыруга тукталды. Беренче ресурс сыйныфлары 2017 елда барлыкка килде. Бүген Казан мәктәпләрендә 173 бала өчен 10 шундый сыйныф оештырылган.

«Безнең өчен сан гына түгел, сыйфат та мөһим. Иң төп мәсьәлә – ресурс классларын җиһазлау. Бу гади генә бина түгел, анда билгеле бер шартлар булырга тиеш», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

Эш мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да алып барыла. Казанда төрле нозология буенча 11 меңнән артык бала өчен 768 төркем ачылды. Мондый төркемнәрдә күпчелек балаларның мәктәп яшенә үсеше нормага кадәр коррекцияләнә, дип ачыклык кертте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Нозологияле җиде йөздән артык бала адаптацияләнгән программалар буенча өстәмә белем ала. Казанның 49 учреждениесендә музыка, сәнгать-эстетик һәм техник юнәлешләр буенча укулар алып барыла.

Инклюзив белем бирү муниципаль дәрәҗәдә бүләкләүләрсез калмый. Быел беренче тапкыр «Казанның иң яхшы инклюзив белем бирү оешмасы» грант конкурсы ике номинациядә үткәрелә: «Иң яхшы инклюзив мәктәп» һәм «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы».

Казан бюджетыннан приз фондына 4 миллион сум акча бүлеп бирелгән, учреждениеләр акчаларны педагогик хезмәткәрләрне укытуга һәм яңадан әзерләүгә, шулай ук мәгариф оешмасының матди-техник базасын яхшыртуга юнәлтә алачак.

«Конкурста Казанның 15 балалар бакчасы һәм 7 мәктәбе катнашты. Бәйгенең беренче (читтән торып) туры 22 нче майдан 28 нче августка кадәр барды. Хәзер алдагы турны үткән 6 балалар бакчасы һәм мәктәп офлайн этапта катнаша. Йомгаклар Укытучылар көнен бәйрәм итү алдыннан ясалачак», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

2023 елгы конкурслар нәтиҗәләре буенча, ТР буенча иң яхшы инклюзив мәктәп Казанның Совет районындагы 86 нчы мәктәп булды. Ә бөтен Россия буенча Мәскәү районының 65 нче мәктәбе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен махсус шартларның иң яхшы системасы» номинациясендә җиңүче яулады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанның Мәскәү районының 65 нче мәктәбе базасында бу елның мартыннан «Үсеш векторы» консультация хезмәте эшли башлады. Программа «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хезмәт белгечләре психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтәләр, баланы туганнан алып балигъ булганчыга кадәр үстерү, тәрбияләү, укыту һәм социализацияләү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирәләр. Ярдәм балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә), шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүчеләргә күрсәтелә.

Фото: Денис Гордико

Видеорепортаж
02.10.2023 13:16
Иртәгә Казанда «Йөзьяшәрләр уеннары» башлана
Барлык яңалыклар