Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2022, 12:39

«Рондо» төркеме «Сукно бистәсендә рухлар көне» фестиваленең хедлайнеры булачак

Бәйрәм чаралары өч мәйданчыкта узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). 12-13 нче июнь көннәрендә Казанда «Сукно бистәсендә рухлар көне» VI православие шәһәр фестивале узачак. Бәйрәм чаралары өч мәйданчыкта узачак: Изге Рух иңү гыйбадәтханәсендә (Миңнуллин ур., 21), Изге Иоасаф йортында (Тихомирнов ур., 31) һәм «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда.

12 нче июньдә, Изге Троица көнендә, Изге Рух иңү гыйбадәтханәсендә Литургия, гомуми трапеза һәм кичке гыйбадәт үткәреләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Казан коллективлары концерты оештырылачак, алар рухи музыка башкарачак. «Әкият» курчак театры янындагы мәйданда фестивальне ачу тантанасы узачак, ярминкә һәм фуд-корт эшли башлаячак. Изге Иоасаф йортында рәсем сәнгате буенча мастер-класс, борынгы гыйбадәтханәләрне торгызу турында ачык әңгәмә һәм «Сирин» ансамбле җитәкчесе Андрей Котов дәресе планлаштырылган.

13 нче июньдә, Рухлар көнендә, Изге Рух иңү гыйбадәтханәсендә архиерей гыйбадәте, гомуми трапеза һәм кичке гыйбадәт булачак, ә Изге Иоасаф йортында экскурсия, рус костюмы турында лекция, тукучылык һәм керамика буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Бәйрәмнең иң яшь кунаклары өчен «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Балалар патшалыгы» дигән уникаль киңлек ачыла. Шул ук мәйданчыкта ярминкә һәм фуд-корт эшләячәк, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар узачак. Фестиваль «Әкият» курчак театры янында гала-концерт белән тәмамлана, программада – мототамаша, «ЖИВаGO» төркеме, LARGO арт-төркеме, «Бубамара Брасс Бэнд – А.Каштанов оркестры» коллективы һәм «Рондо» төркеме чыгышлары.

Фестивальнең барлык төп чараларында катнашу бушлай. Экскурсия һәм дискуссия клубларына бару өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар