В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан егетләре» төркеме Россия артистлары чыкканчы сәхнәне «җылытачак»
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). ТР башкаласында ел саен үткәрелә торган 4 нче августта узачак «Мин күкне сайлыйм» бәйрәмендә «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак. Концерт «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак.
Сәхнәгә шулай ук Татарстан артистлары, шул исәптән «Казан егетләре» төркеме, «Наше время – Безнең Заман», «Созвездие – Йолдызлык» фестивальләрендә җиңүчеләр һәм лауреатлар һәм башкалар менәчәк.
«Профориентация аллеясы» оештырылачак, КНИТУ-КАИ, Казан авиация-техник көллияте, танк училищесы, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы һ.б. җәлеп ителәчәк.
Башлану вакыты 18:00 сәгатьтә. Быел традицион авиашоу булмаячак, дип кисәтә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ике урам буенча хәрәкәт бәйрәм уздыру белән бәйле рәвештә чикләнәчәк.