В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкантлар үзләренең WWW хитын башкарачак
Фото: rfs.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). «Ленинград» төркеме OLIMPBET өчен футбол буенча Россия Суперкубогы – 2023 матчы ачылышында чыгыш ясаячак. Музыкантлар үзләренең WWW хитын башкарачаклар, дип хәбәр итә Россия футбол берлегенең коммуникацияләр хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, уен 15 нче июльдә «Ак Барс Арена»да узачак. Суперкубок өчен Петербургның «Зенит» һәм Мәскәүнең ЦСКАсы көрәшәчәк.
Матч 17:00 дә башлана. Керү билетлар буенча булачак. Уенны карау өчен «җанатар паспорты» яки Fan ID кирәкми. Тамашачыларны чын спорт бәйрәме көтә.
Кичә Казан Мэры Илсур Метшин җанатарлардан трибуналарда гына актив булуларын, ә урамда шәһәргә һәм аның халкына карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтүләрен сорады. Шулай ук тамашачылардан юлга күбрәк вакыт калдыруларын сорыйлар – Казанда матч вакытында берничә урам буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр.