Бу уен коралы музейның музыкаль дан залын бизәячәк.
Фото: Социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль). «Кино» культ төркемендә катнашучы, басист Александр Титов Социалистик көнкүреш музееның музыкаль дан залын бизәячәк иске гитарада «Кино» төркеме Казанда» дигән язу калдырды. «Кино» төркеме бүген ТР башкаласында концерт бирә.
Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов аңлатып узганча, 1980 еллардан гитара «Цой. Халык мәхәббәте тарихы» экспозициясендә сакланган. Анда Казанның формаль булмаган берләшмәсе вәкилләре, Виктор Цой иҗатын яратучылар аның әсәрләрен башкардылар. Бу коралның уникаль «җанатар» дизайны бар һәм узган гасырның 80-90 нчы еллары чорын гәүдәләндерүче истәлекле экспонат булып тора. Хәзер анда легендар гитарачы Юрий Каспарян, басистлар Александр Титов һәм Игорь Тихомировның автографлары пәйда булды.
Моннан тыш, музыкантлар рокерларның иске джинс курткасына да култамгаларын төшерделәр, аны музейга килгән һәр кеше киеп карый ала.
Санкт-Петербург кунакларына җавап итеп 1980-1990 елларда кооператорлар ясаган «Кино» төркеме сурәте төшерелгән винтаж значоклар һәм музей архивыннан берничә сирәк музыкаль фото бүләк иттеләр.
11 нче февральдән гитара һәм куртканы Университет ур., 6 адресы буенча урнашкан Социалистик көнкүреш музееның музыкаль дан залында күрергә мөмкин булачак.