В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы традицион рус ашларын ашап карарга һәм кыш белән саубуллашырга мөмкин урыннарның исемлеген әзерләде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче февраль). Киләсе ял көннәрендә Казанда кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган Май чабу бәйрәмнәре узачак. Чаралар берничә мәйданчыкта планлаштырылган, программада – рус халык уеннары, театр тамашалары, концерт, беленнәр белән ярминкә һәм традицион Май чабу карачкысын яндыру.
Иң масштаблы бәйрәмнәр 26 нчы февральдә Аккош күлләре янында узачак. «Дюна» төркеме концертның төп хедлайнеры булачак. Бәйрәм программасы 10:00 сәгатьтә башланачак, Казанның иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, аниматорлар һәм скоморохлардан күңел ачулар планлаштырылган. 13:00 сәгатьтә Май чабу карачкысын яндыру йоласы узачак.
Фуд-корт зонасында кунакларга 15 төрле эчлек белән беленнәр һәм коймаклар, үләнле кайнар чәй, рус һәм татар кухняларының традицион ашлары, грильдә пешерелгән ит, пылау һәм башкалар тәкъдим итәчәкләр. Ата-аналар һәм балалар «Әби коймагы» мастер-классында бодай, карабодай, солы һәм башка төр коймаклар әзерли алачак.
Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен кайбер маршрутларның автобус хәрәкәте интенсивлыгын арттырачаклар. Шәхси автотранспортта килергә теләүчеләр өчен парковка урыннары оештырыла, шулай ук шәхси автомобильне Горький шоссесындагы «Мегастрой» гипермаркеты янындагы парковкада калдырырга мөмкин булачак.
Мастер-класслар, курчак спектакле, уеннар һәм әйлән-бәйлән шәһәр халкын 26 нчы февраль көнне Горький исемендәге паркта үтәчәк Май чабу бәйрәменә килүчеләрне көтеп калачак. Үзәк мәйданчыкта «Сарафан» арт-объекты урнаштырылачак. Аны шәһәр халкы җыйган тукымалардан һәм яулыклардан ясаганнар.
11:00 сәгатьтә DJ Shamil OM чыгышы һәм Май чабу курчаклары ясау һәм агач кашыкларны бизәү буенча мастер-класслар башланачак. Иҗади дәресләрдә 14:00 сәгатькә кадәр катнашырга мөмкин булачак. 12:00 һәм 13:30 сәгатьтә «4 стена артында» яшьләр театры Май чабуны бәйрәм итүгә багышланган курчак спектаклен күрсәтәчәк. Шулай ук 12:30 сәгатьтә бәйрәм кунаклары балалар һәм өлкәннәр өчен уеннарда катнаша, гармунга бии, әйлән-бәйлән әйләнә алачак. Паркта 17:00 сәгатькә кадәр фуд-корт эшләячәк.
10:00 дән 15:00 гә кадәр паркта партнерлардан чаралар узачак, кылычлар белән сугыш, җәядән ату, тир һәм «баһадирлар» каршылыклар полосасы, урта гасырлар тематикасындагы өстәл уеннары оештырылачак. Шулай ук зәркәнчелек, кою, күн осталыгы һәм корал эшенә өйрәнү мөмкинлеге булачак. Тематик фотозонада истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак.
«Калейдоскоп» паркында узачак Май чабу бәйрәме казанлылар үзләре әзерләгән курчакларны күрсәтү белән аерылып тора. Халык бәйрәмендә иң яхшы бәйрәм курчак-карачкысын сайлаячаклар. Тәкъдим ителгән эшләрне 26 нчы февральдә 11:00 сәгатьтә бәяләргә мөмкин булачак.
Традицион рәвештә, Май чабу бәйрәме якшәмбе көнне Бауман урамында да узачак. Казан халкы һәм кунаклары түбәндәге адреслар буенча 5 мәйданчыкта коймак һәм чәй белән сыйлана алачак:
Бауман ур., 13;
Бауман ур., 19;
Бауман ур., 42;
Бауман ур., 58;
Муса Җәлил ур., 14а.
Шулай ук Бауман урамының 13 һәм 19 номерлы йортлары янында концерт мәйданчыклары булачак. Тамашачылар өчен күңел ачу программасы, конкурслар һәм бүләкләр әзерләнгән. 26 нчы февральдә Май чабуны бәйрәм итү 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
12:00 – «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда
14:00 – Крутушка торак массивында
15:00 – Әгерҗе ур., 65 адресы буенча урнашкан мәктәп янындагы мәйданда
12:00 – Кадыш торак массивында, Бауман урамында
Һәр мәйданчыкта кунакларны концерт программасы, ярминкә көтә.
Казан зооботаника бакчасы кышны озатырга, карачкы яндырырга, уеннар уйнарга һәм коймак ашарга чакыра. Бәйрәмнәр 26 нчы февральдә 12:00 сәгатьтә «Замбези елгасы. Африка» зооботаника бакчасының яңа өлешенндә (Һ.Такташ ур., 120) узачак.
Кремль яр буенда бәйрәм 26 нчы февральгә 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Музыкаль һәм бию коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән. Балаларны һәм өлкәннәрне скоморохлар халык уеннары белән сөендерәчәкләр. Бәйрәм кунаклары аркан тартышуда, киез итек атуда һәм капчык киеп йөгерүдә көч сынашачак. Шулай ук теләүчеләр коймактан авыз итә алачак.
Халык бәйрәме уңаеннан ТР Милли музее «Госпожа честная Масленица» программасын әзерләде. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларының күңелен скоморохлар күрәчәк, шулай ук костюмлы уеннар, күргәзмә, спектакль һәм коймак белән чәй эчү көтелә. ТР Милли музеенда бәйрәм программасын 25 нче февральгә кадәр карарга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Май чабу бәйрәме алдыннан Харис Якупов исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды. «Күңелле Май чабу» экспозициясенә 12 нче мартка кадәр бушлай кереп була.
Май чабуны 26 нчы февральдә Зөя утрау-шәһәрчегендә дә бәйрәм итәчәкләр. Программада Май чабу йөреше, традицион җырлар һәм әйлән-бәйлән, ярминкә, һөнәрчелек һәм кулинария мастер-класслары, шулай ук чынлап торып кар ныгытмасын алу. Бәйрәм кунаклары коймаклар һәм беленнәрдән авыз итә алачак. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча бастырылды.
Бәйрәм урынына кадәр шәһәр яны поездлары һәм автобуслар йөриячәк. Казаннан Зөя станциясенә электричкалар 26 нчы февральдә 10:27 һәм 11:18 сәгатьтә китәчәк, аннары автобуска 10:50, 11:55 һәм 12:45 сәгатьтә күчеп утырырга мөмкин булачак, алар утрауга кадәр йөри. Кире юнәлештә бәйрәм урыныннан Зөя станциясенә кадәр автобус 16:00 дә һәм 17:10 да, ә электричка Казанга кадәр 16:41 дә һәм 17:42 дә кузгалачак. Шәһәр яны поездларына билетлар сатып алганда барлык төбәк һәм федераль ташламалар гамәлдә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Денис Гордийко фотолары