В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җил көчәйгәндә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алмас өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Синоптиклар һәм коткаручылар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бүгенге көннән алып иртәгә кадәр ТР территориясендә һәм Казанда яңгыр көтелә, урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Көньяктан талгын җил, яшенле яңгыр, республиканың аерым районнарында секундына 15-20 метрга кадәр җил булачак. Республиканың аерым районнарында томан фаразлана.
Казанда һава температурасы төнлә +16-18 градус, 16-нчы августта көндез +25-27 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Гомумән алганда, республика буенча төнлә минималь һава температурасы 13-18 градус җылы булачак, көндез максималь температура +24-29 градус җылыны тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе урамда булганда, һава шартлары начарайган очракта, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә тормаска киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ераграк торырга, чыдам булмаган япмалар һәм черегән агач ботаклары астында тормаска киңәш ителә. Җил көчәйгәндә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алмас өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә. Күрү мөмкинлеге начарайган очракта, җирлеккә ориентацияне югалтмас өчен махсус чаралар күрү сорала.