Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2021, 20:33

Инклюзив белем бирү өчен грантлар һәм уңайлы мохит буенча telegram-бот – Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә

Казан Мэры Илсур Метшин ресурс сыйныфы ачылган 86-нчы номерлы мәктәптә уңайлы мохит буенча киңәшмә үткәрде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан мәктәпләренә инклюзив белем бирүне үстерү өчен грант ярдәме күрсәтеләчәк. Гомуми белем бирү учреждениеләре откан акчаларга үсеш үзенчәлекләре булган балаларны укыту өчен кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып ала алачак. Моннан тыш, шәһәрдә яңа telegram-бот эшләнгән, аның ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр теге яки бу объектта уңайлы мохит барлыгы турында белә ала. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин үткәргән киңәшмәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Совет районының 86-нчы номерлы мәктәбендә узган фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан Мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Инклюзив белем бирү өчен грантлар

Казан мәктәпләре инклюзив белем бирүне үстерү өчен грант ала алачак. Гомуми белем бирү учреждениеләренең сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны укыту өчен кирәкле барлык әйберләрне сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк: дәреслекләр, җиһазлар һәм башкалар. «Грантлар турында мәктәп директорларының белүе мөһим, ул вакытта уку йортларында инклюзив белем кертергә теләүчеләр күп булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Казанның уку йортларында инклюзив белем бирүнең әле биш ел элек кенә үсә башлаганын билгеләп үтте, әмма кыска вакыт эчендә инде уңай нәтиҗәләр бар – 1700-дән артык инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәпләрдә яшьтәшләре белән беррәттән белем ала. «Шуны танырга кирәк, без бу өлкәдә Көнбатыштан артта калабыз, тик безнең тәҗрибә үзләштерер кешеләребез бар. Инде 2 меңгә якын бала уку процессына җәлеп ителгән, бу эшне дәвам итәргә кирәк, – дип ассызыклады Мэр. – Инклюзияле мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны арта, шул ук вакытта барлык типлаштырылган гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр дә уңайлы мохитны исәпкә алып төзелергә тиеш».

Хәзер Казанда инклюзив система буенча шәһәрнең 45 мәктәбе эшли, аларда интеллект, сөйләм, ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар белем ала, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. Быел 156-нчы номерлы мәктәп «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» VIII Бөтенроссия конкурсында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучылар өчен иң яхшы махсус шартлар системасы» махсус номинациясендә җиңүче булды.

Шул ук вакытта аутистик спектры бозылган, психик үсешләрендә тоткарлыклар булган һәм Даун синдромы булган балалар өчен мәктәпләрдә ресурс сыйныфлары ачыла, алар инде 1-нче, 86-нчы һәм 97-нче номерлы мәктәпләрдә булдырылган.

Мондый сыйныфларда укуның ничек узуын бүген Казан Мэры да күрде. Киңәшмә башланыр алдыннан ул 86-нчы номерлы мәктәпнең «Татнефть» ГАҖ гранты ярдәмендә булдырылган ресурс сыйныфында булды. Сыйныфта аутистик спектры бозылган 7 бала укый. Һәр баланың үз тьюторы бар, балалар белән шулай ук дефектолог, психолог һәм логопед шөгыльләнә. «Балалар белемне индивидуаль рәвештә дә, төркем эчендә дә ала. Һәр укучы үз партасы артында утыра, ул ике яктан ябык, бу баланың укудан игътибарын читкә юнәлтмәс өчен эшләнгән», – дип сөйләде «Просто другие» инклюзив мәйданчыклары координаторы Светлана Сафиуллина. Балалар өчен махсус җайлашу программасы эшләнде. Янәшәдә сенсорлы класс урнашкан, анда балалар ял итә, мультфильмнар карый яки бассейнда уйный ала. «Ресурс сыйныфларында укыту үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә, ул балаларга гади сыйныфларда укуга җайлашырга ярдәм итә. Практика күрсәткәнчә, ресурс сыйныфларында белем алган балаларның 40%-ы инде икенче чиреккә гади сыйныфларга эләгә», – дип сөйләде Светлана Сафиуллина.

«Шәһәрдә мондый мәйданчыклар берничә булырга тиеш, бу трансляцияләргә кирәк булган тәҗрибә», – дип ышана шәһәр башлыгы.

Тьюторлар ел саен уздырыла торган «Ел укытучысы» шәһәр конкурсында катнашачак

Югары уку йортлары һәм көллиятләр әле укыту этабында ук үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен тьюторлар әзерләргә тиеш. Ә «Ел укытучысы» шәһәр конкурсында Илсур Метшин тәкъдиме белән «Укытучы – тьютор» дигән яңа номинация барлыкка киләчәк. «Безгә кадрлар мөһим. Предмет буенча яхшы укытучы булу, предметны белү генә аз, мәктәпләрдә үзенчәлекле балалар белән эшли белә торган белгечләр булырга тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул шәһәр Башкарма комитетына бу мәсьәләне Мәгариф идарәсе һәм югары уку йортлары белән берлектә эшләргә кушты. «Кадрларга ихтыяҗны бәяләргә, тьюторларга мохтаҗ балаларны санарга кирәк, – дип билгеләде Мэр. – Студентларның аерым әзерлек программасы булсын өчен, яшьләр белән эшләргә кирәк». Шәһәр башлыгы «Ел укытучысы» конкурсында «Укытучы – тьютор» номинациясен кертергә тәкъдим итте. «Соңыннан безне конкурсның республика һәм федераль дәрәҗәләрендә күтәреп алырлар дип өметләнәм», – дип өмет белдерде шәһәр башлыгы.

Соңгы ике елда Казанда 778 педагог һәм 78 тәрбияче үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен махсус укулар узды, ә 287-се яңадан әзерлек курсларын тәмамлады, дип хәбәр итте И.Ризванов. Шулай ук Мәгариф идарәсе, «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы белән берлектә, 45 база мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагоглар өчен тренинглар сериясен оештырды. «Укытучылар укучыларда үсеш үзенчәлекләре булган яшьтәшләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру буенча тренинглар узачак, алар белән хезмәттәшлек итү һәм эмпатия формалаштыру ысуллары турында беләчәк», – дип сөйләде Ирек Ризванов.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, балаларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата толерант мөнәсәбәтне балачактан ук тәрбияләргә кирәк. «Сәламәтлекләре белән проблемалары булмаган балаларның моңа мохтаҗ булганнарга ярдәм итүе мөһим. Бу җәмгыятьнең өлгергәнлеге, шәһәрнең тулаем үсеш күрсәткече», – дип саный Илсур Метшин.

«Игелекле Казан» сайтын модернизацияләү

«Игелекле Казан» сайтында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт күрсәтүгә бәйле бүлекләр барлыкка киләчәк. «Бу түгәрәкләр, секцияләр, чаралар, инклюзив белем һәм башка бик күп нәрсәләр турында кирәкле мәгълүматлы бердәм ресурс булырга тиеш», – дип йөкләмә бирде Мэр.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, «Игелекле Казан» шәһәр социаль проекты алдында яңа бурычлар тора. Башта «Игелекле Казан»да без игътибарны хәйрия оешмалары белән аралашуга юнәлттек, хәзер эшне киңәйтергә, ярдәмгә алучылар белән активрак эшләргә кирәк», – дип билгеләде И.Метшин.

Шул ук вакытта «Игелекле Казан» хәйрия проектларын актив үстерүен дәвам итә. Киләсе ел башында «Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия акциясе узачак. Шугалакка керү өчен җыелган барлык акча хәйрия фондларына җибәреләчәк. Барлык теләүчеләрне профессиональ фигуристлардан һәм хоккейчылардан мастер-класслар көтә.

«Игелекле Казан» масштаблы форумы киләсе елның февралендә узачак. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова  соңгы ике елда пандемия аркасында форум онлайн режимда узды, дип искәртте. «Форумда без коммерцияле булмаган сектор белән бергә яңа проектлар, шулай ук аларны гамәлгә ашырганда очрашырга мөмкин булган проблемалар турында сөйләшәчәкбез», – дип хәбәр итте Татьяна Мерзлякова.

Сентябрь аеннан Казанда «Социаль няня» проекты гамәлгә ашырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр, үзләре өчен бер-ике сәгать булса да вакыт бүлеп бирә алсын өчен, социаль няня хезмәтеннән файдалана ала. 74 гаилә инде шундый ярдәм ала, дип билгеләп үтте «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры.

Уңайлы мохит буенча telegram-бот

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теге яки бу объектта уңайлы мохит барлыгын белергә мөмкинлек бирә торган telegram-бот эшләделәр. Алар үзләренә кирәкле районны сайлый һәм объектта тудырылган шартлар белән таныша ала, мәсәлән, пандуслар, лифт, персоналны чакыру төймәсе булу турында белә ала. Казан Мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов сүзләренчә, ресурс акрынлап яңа объектлар белән тулыланачак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк шәһәрдә «Уңайлы Казан» telegram-боты эшли башлаган иде, аның ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кыен булган урыннар турында хәбәр итәргә мөмкин.

Параллель рәвештә уңайлы мохит картасын булдыру өстендә эш дәвам итә. Анда, уңайлы мохитне оештыруның сыйфатына карап, объектлар төрле төсләр белән билгеләп үтеләчәк. Шулай итеп, уңайлы мохит картасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теге яки бу учреждениегә алдан ук әзерләнергә ярдәм итәчәк. Казан Мэры кушуы буенча район администрацияләре, белгечләр белән бергә, социаль объектларны, 4 мең тирәсе коммерция объектын һәм торак фонды объектларын йөреп чыкты.

Районнарның администрация башлыклары сүзләренә караганда, яңа төзелешләрдә, иске торак фондыннан аермалы буларак, кагыйдә бозулар сирәгрәк очрый. «Кайдадыр җитешсезлекләрне төзәтеп булмый, әмма яңа йортларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишегалларында һәм башка объектларда уңайлы мохитнең барлык таләпләре үтәлергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Яңа төзелешләрдә иң киң таралган хаталар арасында керү төркемнәрендә ачык маркировка, тактиль күрсәткечләр, лифт һәм пандуслар белән файдалану инструкцияләре булмау аталды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, әлеге искәрмәләрне идарәче компанияләргә бетерергә кирәк булачак.

Проблемалы сораулар арасында кайбер маршрутларда бордюрларның биек булуын да билгеләп үттеләр. Бу проблеманы урам-юл челтәрен капиталь төзекләндерү барышында хәл итәчәкләр.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, үз чиратында, коммерцияле объектларның уңайлылыгы буенча таләпләрне үтәү еш үзгәреп торучы норматив базаны катлауландыра, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрлек-бергәлек уңайлы мохит буенча кисәтүләргә колак сала һәм кайберләре буенча чишелеш тапкан да инде. Илсур Метшин уңайлы мохиткә карата таләпләр төгәл булырга тиеш дип килеште, бу моментны Социаль яклау министрлыгы белән эшләргә кушты.

Барлык яңалыклар