Җиңүчеләрне бүген Пермьдә фестивальнең финал гала-концертында игълан иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Татарстан Республикасы XXVII «Россия Студентлар язы» фестиваленең Гран-приен яулады. Җиңүчеләрне бүген Пермьдә фестивальнең финал гала-концертында игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы делегациясен 98 талантлы иҗади егет һәм кыз тәкъдим итте, аларның күбесе - Татарстан башкаласы югары уку йортлары студентлары. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология институты, Казан милли тикшеренү техник институты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, «ТИСБИ» идарә институты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары бар иде.
Казан студентлары фестивальнең барлык юнәлешләрендә дә лауреат булды: анимациядән алып вокалга кадәр, хореографиядән алып театрга кадәр. 3 көн дәвамында студентлар конкурсның сайлап алу турын үтте, экспертлар белән очрашты һәм Россиядәге иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр.
Җиңүчеләрне төбәк һәм гомуми зачетларда билгеләделәр. Фестивальнең Гран-приен төбәк программа өчен Татарстан Республикасы яулады. Беренче урынны Тверь һәм Төмән өлкәләре бүлеште, икенче урынны Воронеж өлкәсе һәм Пермь крае алды, өченче урында - Ханты-Мансийск автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Приморье крае һәм Кемерово өлкәсе.
Гомуми зачетта Гран-при шулай ук Татарстан командасына эләкте. Беренче урынны Төмән өлкәсе алды, икенче урын Саратов өлкәсенә булды, өченче урынны Кемерово өлкәсе яулады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Республикасы фестивальнең гран-приен гомуми зачетта яулады һәм төбәк программаларында өченче урынны алды.