Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасының финалында 400-гә якын кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нче апрель). VI татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасының гран-при бүләген алучылар – Финляндиядән килгән катнашучы Ильяс Каадер һәм Казанда яшәүче Альмира Хакимуллина. Бүләкләү тантанасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасының финалында 400-гә якын кеше катнашты. Шулар арасында Россиянең 26 төбәгеннән һәм дөньяның 13 иленнән катнашучылар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп китик, быел халыкара олимпиаданың финалыдна татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре, татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестлар һәм киңәшмәләр узган катнашучылар көч сынашты.