Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2019, 09:15

«Йолдызлык-2019» фестиваленең Гран-приен Милана Павлова һәм «Шарм» тамаша-театрының «Стиль» төркеме яулады

Гала-концертта яшь вокалчылар, талантлы биючеләр, модельләр һәм тагын бик күп яшь башкаручылар катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Кичә «Академия» концертлар залында Казанның «Йолдызлык-2019» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зур гала-концерты узды. Фестивальнең Гран-приен Милана Павлова һәм «Шарм» тамаша-театрының «Стиль» төркеме яулады.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча, фестиваль тарихында беренче тапкыр төп приз – гран-прига ике катнашучы лаек булды: Милана Павлова һәм «Шарм» тамаша-театрының «Стиль» төркеме. Җиңүчеләргә бүләкне Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов тапшырды.

Быел фестиваль тугыз номинация буенча 28-нче тапкыр үткәрелде: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, вокаль инструменталь ансамбле, хореография, конферанс, иң яхшы җыр музыкасы, иң яхшы җыр тексты, балалар өчен иң яхшы җыр, видеоклип.

Фестивальнең район һәм шәһәр этапларында барлыгы 5 меңнән артык талантлы бала катнашты, алар меңгә якын иҗади номер күрсәтте. 188 индивидуаль башкаручы «Йолдызлык-2019»ның җиңүчеләре булды.

Барлык яңалыклар