26-нчы майдан «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте челтәрләрендә опрессовка һәм агымдагы төзекләндерү эшләре башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). KZN.RU порталында 2020 елга «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең гидросынаулар (опрессовкалар) үткәрү, котельныйларга техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү, үзәк җылылык пунктларын һәм җылылык челтәрләрен төзекләндерү (аның нигезендә «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең җылыту чорына Казанда кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү булачак) җәдвәле бастырыла.
26-нчы майдан «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте (Казан җылылык челтәрләре) челтәрләрендә опрессовка һәм агымдагы төзекләндерү эшләре башланачак. График соңрак KZN.RU порталында бастырылачак.