В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-нчы июль көнне кайбер бүлекләрнең эш көне бер сәгатькә кыскарачак, 20-нче июль – ял көне булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанның күпфункцияле үзәк офислары Корбан гаете уңаеннан төзәтелгән график буенча эшләячәк. 20-нче июль көнне «Минем документлар» офислары эшләмәячәк, ә 19-нчы июль көнне алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.
8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Зареченский, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Южная, Совет, Дәрвишләр, Юдино бүлекләре һәм «Салават күпере» торак комплексында урнашкан бүлек, шулай ук Идел буе бүлегенең өстәмә офисы эшләячәк (Кулагин урамы, 1).
8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр казанлыларны Мәскәү һәм Авиатөзелеш бүлекләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә күпфункцияле үзәк сайтында.