В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер маршрутлар пассажирлар агымы түбән булу сәбәпле җәдвәлдән чыгарыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казанда кышкы эш режимына күчү сәбәпле, шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.
Шулай итеп, сезонга бәйле пассажирлар агымы кимү сәбәпле, җәдвәлдән шәһәр яны поездлары чыгарыла:
1-нче октябрь дүшәмбедән җомгага кадәр хәрәкәт итә торган 6001 номерлы Казан – Зөя поезды;
2-нче октябрь шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итә торган 6001 номерлы Казан – Төрләмә поезды;
15-нче октябрьдән 6383 номерлы Казан – Йошкар-Ола, ул җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итә;
16-нчы октябрьдән 6382 номерлы Йошкар-Ола – Казан, ул шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә йөри.
Моннан тыш, 1-нче октябрьдән шәһәр яны поездлары маршрутлары кими:
6420 номерлы Казан – Нократ Аланы гамәлдәге җәдвәл нигезендә Казан – Кукмара маршруты буенча барачак. Казан станциясеннән китү 6:09 сәгатькә, Кукмара станциясенә 9:01 сәгатьтә килеп җитү планлаштырыла;
6425 номерлы Нократ Аланы – Казан Кукмара – Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк. Кукмара станциясеннән китү 12:06 сәгатькә, Казан станциясенә килү – 15:20 сәгатькә планлаштырылган.
Шулай ук 1-нче октябрьдән 6437 номерлы Арча – Казан шәһәр яны поездларының йөрүе озайтыла, ул 16:18 сәгатьтә кузгала һәм 18:05 сәгатьтә килеп җитә, һәм 6432 номерлы Казан – Арча поезды 11:02 сәгатьтә кузгала һәм 12:55 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм «Пригород» кушымтасында алырга мөмкин.