В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу техник сәбәпләр белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
6925 нче номерлы Кизнер – Казан поезды Кизнер станциясеннән 20:48 сәгатьтә, 20 минут соңрак кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталышларга кагылачак. Казанга поезд 22:45 сәгатьтә, 20 минут соңрак киләчәк.
6926/6936 нчы номерлы Казан – Ижевск поезды Татарстан башкаласыннан 16:14 сәгатьтә китәчәк. Ул Сосновка станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча барачак, анда 18 минут торачак. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталышларга кагылачак. Ижевскига поезд 23:20 сәгатьтә, 15 минутка соңрак киләчәк.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Поездлар йөрү графигының үзгәрүе турында мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында яки «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында белергә мөмкин.