Вакытлы җәдвәл 27 нче августта, 4 нче һәм 10 нчы сентябрьдә гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
6356 нчы номерлы электричка Зөя станциясеннән 12:27 сәгатьтә (4 минутка иртәрәк) кузгалачак, 753 км тукталыш пунктына 12:32 дә килә һәм 12:33 сәгатьтә китә. Идел посты станциясенә 12:38 сәгатьтә киләчәк, 12:39 сәгатьтә китәчәк. Алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.